Бүген район Советының зур залында Михаил Афанасьев рәислегендә “эшлекле дүшәмбе” киңәшмшсе үтте. Отчет чор эчендә оператив хәл турында РФ ЭЭМның Лаеш районы бүлеге начальнигы Юрий Летучев доклад ясады.
Бүген Чирпы авылында меценатлар һәм җирле кешеләр акчасына салынган Петр һәм Павел кәшәнәсен ачу булды. Чарада район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова катнашты.
Республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче яшь кешеләрнең иҗади потенциалын ачу, инженер-техник кадрларның яңа буынын формалаштыру һәм эшче һөнәрләрне популярлаштыру максатында 2017 елның 15 июненнән 18 ноябренә кадәр эшләүче яшьләрнең һәр елны үткәрелә торган V республика телевизион иҗат фестивале үткәрелә.
Бүген “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге иҗтимагый кабул итүендә Дәүләт Советы депутаты ярдәмчесе Дмитрий Самаренкинның гражданнар кабул итүе булды. Кабул итүдә яңа клублар төзүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр
9 июльдә Мәскәү өлкәсе Коломна районы Черкизово авылында татар милли бәйрәме Сабантуй үтте. Аны оештыручы булып Татарстан Республикасыннан Лаеш районы чыгыш ясады.
Район башлыгы Михаил Афанасьев Кытайның иң эре авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең берсе - «Хунань Цзиньчжоу Чай» хуҗасы – 12 чәй плантациясе иясе һәм чималны эшкәртү буенча шәхси фабрика хуҗасы белән эшлекле очрашу үткәрде.
8 июльдә россиялеләр Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кебек искиткеч бәйрәмне билгеләп үтәләр. Бәйрәм 2008 елда Бөтенроссия ир белән хатын мәхәббәте һәм гаилә бәхете көне буларак булдырыла.
5 июльдә Татарстанның авыл хуҗалыгы фәнни тикшеренү институтының Лаеш районы Олы Кабан авыл җирлегендә урнашкан эксперименталь басуларында “Бөтенроссия басу көне-2017” Бөтенроссия инновацион агротехник күргәзмә-форумы эше башланды.
Бүген Лаешта ТР судьялары советының Лаеш районының 90 еллыгына һәм Россия судьялары советының беренче пленар утырышы көненең 25 еллыгына багышланган күчмә утырышы булды.
Китапханә – ял өчентскиткеч яхшы урын. Китапханә стеналарында китаплар алырга, кызыклы журналлар карарга гына түгел, ә үзеңнең иҗади сәләтләреңне ачарга да мөмкин.