ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүгенге көнгә ашлыкның 57 проценты җыеп алынган. 44,6 мең тонна ашлык җыелган. Уҗым арышы 4931 гектарда суктырылган, бу гектардан уртача 32,2 уңдырышлылык белән пландагы мәйданның 92 процентын тәшкил итә. Шул ук вакытта уҗым бодаен суктыру дәвам итә.


21
август, 2017 ел
дүшәмбе

21 августта 25 Октябрь исемендәге поселок китапханәсендә кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен "Читай прикольный детектив и будет эмоциональный взрыв" дип аталган китап күргәзмәсе оештырылган. Балалар атаклы балалар язучысы Матюшкина Екатерина Александровна турында белделәр, аның иҗаты белән таныштылар һәм аның китапларын зур кызыксыну белән өйләренә алдылар.

Габишево авылы китапханәсең уку залында кече һәм урта яшьтәге балалар өчен “Шах һәм мат” танып-белү чарасы булды. Слайд-презентация ярдәмендә балалар шахмат килеп чыгу тарихы турында белделәр, шахмат фигуралары һәм уен кагыйдәләре белән таныштылар. 

Психолог Гүзәлия Абдулкадыйрова и логопед Лариса Коробейникова инвалид балалар өчен уеннар, конкурслар, табышмаклар һәм тукымалар белән искеткеч биюләр булган чын бәйрәм оештырдылар. Мондый чаралар балаларның яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән контактының вербаль булмаган аралашу чараларының формаларын киңәйтүгә этәрәләр, иҗади фикерләүне һәм логик фикер йөртүне үстерәләр.

 

Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре үз укучылары игътибарына 2017 елның юбиляр китапларына багышланган “Туган көнең белән, китап!” китап күргәзмәсе тәкъдим иттеләр. Китапларның да, кешеләрнеке кебек үк туган көннәре юбилей даталары бар. Ул бар кеше белә, ярата, бар дөньяда укыла торган китаплар, әгәр юбилярларның кайсы да булса билгеле түгел икән, китап күргәзмәсе танышу һәм дуслашу өчен менә дигән сәбәп.

 

11 августтан 17сенә кадәр чорда район комбайнчылары арасында җиңүче булып “Атабай” ЧҖҖдән КЗС-1218 комбайнында 528 тонна ашлык суктырган  Виталий Леонтьев танылган; машина йөртүчеләр арасында - “Волжская” агрофирмасыннан басудан 765 тонна ашлык ташыган Александр Кириллов.

 


18
август, 2017 ел
җомга

Лаеш районы хуҗалыкларында урып-җыю кампаниясе кыза бара.

 


15
август, 2017 ел
сишәмбе

Чирпы авылы китапханәсендә "Словом можно исцелить" дигән яхшы гадәтләр көне үткәрделәр. Әлеге чараның максаты балалар игътибарын яхшы гадәтләр кагыйдәләренә юнәлтү, этикет кагыйдәләрен үтәгәндә аралашуның нинди күңелле булырга мөмкинлеген күрсәтү иде.

 


12
август, 2017 ел
шимбә

Әйдәүче белгеч Елена Антонова белән кызыклы һәм файдалы әңгәмә барышында инвалид балалар үз омтылышлары һәм физик мөмкинлекләренә бәйле төстә төрле һөнәрләр алу мөмкинлеге белән таныштылар. Алар аны урта һәм гомуми белем алу барышында гамәлгә ашыра алачаклар.

 

Җәйнең соңгы аенда халык аеруча хөрмәт итә һәм ярата торган берьюлы өч бәйрәм үтә. Август Спаслары традициясе борынгы заманда ук туган һәм ел саен үткәрелә.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International