Болгариянең башкаласы София шәһәренең Көньяк паркында Сабантуй узды. Бәйрәм инде өченче тапкыр үтә һәм “Волжки Булгари” Берләшмәсе тарафыннан оештырыла. Сабантуйның абсолют батыры тәкәгә ия булды. Көрәшчеләр турнирында 70, 80, 90кг һәм аннан авыррак категорияләрдә ир-егетләр
1-3 июньдә "Дельфин" спорт мәктәбендә йөзү буенча ТР кубогы үтте. Ярышларда Татарстан Республикасы районнары һәм шәһәрләреннән 16 команда катнашты. Лаеш районы командасы Алабуга, Түбән Кама, Лениногорск, Минзәлә һәм башка җыелма командаларны узып 9 гомумкоманда урын алды.
Әле генә Арчада Бөтендөнья татар конгрессы үткәрә торган "Татар кызы-2017" Халыкара конкурсының зона туры төгәлләнде. Чарада Татарстан Республикасының 11 районыннан вәкилләр катнашты. Сентябрьдә Казанда зона этапларында җиңгән конкурсантлар катнашында үтәчәк алдагы турга өч конкурсант узды. Алар арасында Лаеш районының Кече Елга авылыннан Миләүшә Зарипова да бар.
2 июньдә Татарстанның әйдәп баручы ММЧ журналистлары Лаеш районы
буенча пресс-тур үттеләр. Аның барышында районның туристлык потенциалы белән таныштылар.
Район башлыгы Михаил Афанасьев Никольский авылында урнашкан полимер материаллар эшләү һәм җитештерү цехында булды. Ул предприятие эшчәнлеге белән танышты. Шулай ук аның җитәкчесе Реваль Газизов белән аралашты. Оренбург эшмәкәре Лаеш районына үз эшен үстерү өчен килгән һәм "Никольский" сәнәгать паркы базасында җитештерү ачарга уйлый. Бүген цехта җайланмаларны урнаштыру бара. Реваль Газизовның планнарында җитештерүне тулы көчкә җибәрү һәм тагын да киңәю. Михаил Афанасьев аңа барлык башлангычларында ярдәм итәргә ышандырды.
2 июньдә Лаеш шәһәрендә участок сайлау комиссияләре рәисләре, рәис урынбасарлары һәм секретарьлары өчен сайлау кампанияләренә әзерлек буенча укыту семинары үтте. Аны ТР Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова үткәрде. Чарада шулай ук район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова да катнашты.
Лаеш муниципаль районының «Алтын көз” комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә “Минем гаиләм” темасына рәсемнәр конкурсына йомгак ясадылар.
Конкурста балигъ булмаган 27 бала катнашты. Балалар һәр рәсемгә үзләренең һәм күңелләренең бер өлешен керткәннәр, һәр рәсем индивидуаль һәм үзенчә искитәрлек!
1 июньдә Татар Сараланы китапханәсе авыл клубы белән берлектә балалар өчен “Күңелле балачак илендә” бәйрәмчә уен программасы оештырганнар. Чара барышында балалар күңелле уеннарда, әдәби геройларны белү буенча шаян викториналарда катнаштылар. Яңгыр ява башлау да бәйрәм кәефенә комачауламады. Конкурсларда беркем дә җиңелмәде, нәтиҗәдә барысы да татлы призлар алды.
Лаешның үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан “Бәхетле бәләкәч” балалар бакчасына йөрүчеләр өчен "Нам вместе весело играть!" спорт бәйрәме үткәрелде. Алып баручылар аларны Балаларны яклау көне тарихы белән таныштырдылар. Аннан соң балалар конкурсларда, эстафеталарда, "Кенгуру", "Поезд", "Волна", "Горячая картошка", "Меткий стрелок", "Конёк-горбунок", "Весёлая змейка" уеннарында һәм башкаларда катнаштылар.