ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Ташкирмән мәктәбенең 1 сыйныфында сыйныф җитәкчесе Габидуллина Альмира Илгиз кызы “Ленинград блокадасы” темасына әңгәмә үткәрде.

Әңгәмәнең максаты:

-укучыларның рухи-патриотик үсешен камилләштерү, -үз илең өчен горурлык хисен саклау һәм үстерү, -өлкән буынга, сугыш һәйкәлләренә хөрмәт тәрбияләү, фикер йөртү һәм танып-белү активлыгын үстерүгә этәргеч бирү.


24
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

24 гыйнварда үзәк китапханәдә ветераннар советы, шәһәребез җәмәгатьчелеге вәкилләре өчен Лаеш районы оешуның 90 еллыгына багышланган “Туган як турында – яратып” мәгълүмати-танып белү сәгате үткәрделәр. Башта Лаеш районы турында “Монда хыяллар чынга аша” фильмы күрсәтелде, аннан соң районның тарихи юлы, танылган кешеләре, Лаеш шәһәре турында сөйләделәр.

Лаешның үзәк балалар китапханәсендә китап укучылар игътибарына Г.Х.Андерсен исемендәге халыкара премия лауреатлары – 2017 ел юбилярлары белән таныштыручы күргәзмә-карау тәкъдим ителгән.

2017 елның гыйнварында Россия Федерациясе территориясендә даими яшәүче һәм 2016 елның 31 декабренә пенсия алучы булган гражданнарга 5000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүне китерү гамәлгә ашырыла.

 


23
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

Державино авылы китапханәсе 6-7 сыйныф укучылары өчен «Береги свою планету – ведь другой похожей  нету!» темасына экология сәгате үткәрде. Чара барышында анкета уздырдылар, ул безнең җирлектә балаларга матур табигать, елгалар, күлләр, саф һава ошаганын күрсәтте.

Рождествено авылы китапханәсе кече мәктәп яшендәге балалар өчен "По страницам Красной книги" таны-белү дәресе үткәрде. Чара Экология елына туры китерелде һәм Рождествено мәктәбендә үтте. Балалар виртуаль сәяхәткә чыктылар һәм Кызыл китапның ни өчен кирәк булуын һәм ничек ясалганын белделәр. 

20 гыйнварда Комлы Ковали авыл җирлеге Советының отчет утырышы булды, анда Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев катнашты. 2016 елдагы эшчәнлек һәм 2017 елга бурычлар турында отчет белән Комлы Ковали авыл җирлеге башлыгы Надежда Гыйлаҗетдинова чыгыш ясады.

Буген Лаеш районына эш визиты белән Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан килде. Аны район башлыгы Михаил Афанасьев озатып йөрде. Владыка Лаеш шәһәренең София соборында илаһи литургия үткәрде, аннан соң мәхәллә кешеләре алдында вәгазь укыды. Ул дини храмнар барлыкка килгән урыннарда һәрчак халык күп булачагын һәм ул җирлекне бары чәчәк ату гына көтәчәген билгеләде. Митрополит Лаешта хатын-кызлар монастыре төзү буенча актив гамәлләр башлану турында хәбәр итте. “Алар Казанда да, Свияжскида да бар, сезнең шәһәр моңа лаек”, - дип өстәде владыка Феофан.

Аннан соң ул Лаешның Могҗизалар тудыручы Николай чиркәвендә булды. Анда хәзер реконструкция үткәрәләр. Митрополит мәхәллә кешеләре белән аралашты һәм храмны карады. Соңыннан дәрәҗәле кунак Бутыри авылында булды, Казан шәһәренең Успение монастыреның андагы ярдәмче хуҗалыгы белән танышты. Шулай ук авыл храмында да булды.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте


20
гыйнвар, 2017 ел
җомга

19 гыйнварда Казан шәһәренең Ак Барс яшьләр үзәгендә КОЛЯДА  фольклор ансамбленең 25 еллык юбилеен бәйрәм итү булды. Анда ТР Лаеш районы Никольский авылы мәдәният йорты мөдире С.А.Трусова катнашты. Ул 1992 елдан бергә хезмәттәшлек итә торган коллективны котлады һәм “Коляда” җитәкчесе Н.П.Кузьминага хезмәткәр Галина Германова ясаган Никольский муенсасын, ә юбилярларга чәй сервизы бүләк итте.   

Кичә Ташкирмән мәктәбенә гади булмаган кунак, «Ямьлисе иде тормышны» публицистик әсәрләр җыентыгы, «Сәхнәле балачак», «Яшьнәтик әле яшьлекне», «Канатлар куя сәхнә!» сценарийлар җыентыклары һәм «Ялгыз көймә», «Түз, йөрәк!» әдәби әсәрләр авторы килде. 
Галләмова Гүзәл Ибраһим кызы Лаеш районы Имәнкискә авылында туган. Ул үзе турында истәлек итеп автографы белән китапларының берсен калдырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International