ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

25 декабрьдә Казан шәһәрендә  республика районнарының ветеринария берләшмәләре оештырган быелгы соңгы "Животный мир у Дворца Земледельцев" авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте. Анда үз продукциясен Татарстанның төрле почмакларындагы авыл хуҗалыгы продприятиеләре тәкъдим итте. 

Мәктәп каникулы көннәрендә кече сыйныфлар укучылары Габишево авылы китапханәсенә Э.Т.А. Гофманның искиткеч "Щелкунчик и Мышиный король" әкияте белән очрашуга чакырылдылар. Башта балаларны язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштырдылар. Аннан соң алар бик рәхәтләнеп әкият буенча төшерелгән мультфильм карадылар. Соңыннан алар әкиятнең аерым эпизодлары турында фикер алыштылар һәм аның эчтәлеге буенча зур булмаган викторина сорауларына җавап бирделәр.

Россия Федерациясенең мәгариф һәм фән министрлыгы 2016 елның 17декабреннән 19ына кадәр Мәскәүдә ятим балалар һәм әти-әниләре кайгыртуыннан мәхрүм калган балалар оешмаларында тәрбияләнүчеләр өчен Яңа ел чыршысы үткәрде. Безнең балалар йортыннан чыршыга Лукин Вадим барды.
 

Бүген РФның элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров Лаеш районында “Казан” халыкара аэропорты белән янәшә урнашкан “Россия почтасы”ның логистик үзәгендә булды. Аны район башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТРның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов озатып йөрде. 


22
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Казан шәһәренең “Корстон” комплексында ТР муниципаль берәмлекләре Советының XI съезды булды. Аннан соң ТР Дәүләт Советында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында узган конкурс нәтиҗәләре буенча ТРның авыл һәм шәһәр җирлекләре башлыкларына 93 яңа Chevrolet Niva ачкычлары тапшырды. Әлеге чараларда район башлыгы Михаил Афанасьев җитәкчелегендә Лаеш районы делегациясе дә катнашты. Яңа машиналарга Пәрәү авыл җирлеге башлыгы Илнур Габидуллин, Егорьево авыл җирлег башлыгы Рифат Хәмидуллин һәм Куюки авыл җирлеге башлыгы Рәгать Аглюков ия булды.

Пенсия фондының район идарәсе – дәүләт учреждениесе хәбәр итә, 2017 елның 1 гыйнварыннан ДСВ реестрларын үз вакытында тапшырмаган, шулай ук аларны хаталар белән тапшырган өчен иминиятләүчеләргә карата һәр иминиятләнгән зат өчен 500 сум күләмендә штраф санкцияләре кулланыла башлаячак. 
 

Кадерле дуслар! Республиканың ветеринария хезмәте сезнең барыгызны 25 декабрьдә Игенчеләр сарае янындагы паркта булачак “Хайваннар дөньясы” бәйрәменә чакыра. Бар кунакларны кызыклы һәм мавыктыргыч программа көтә. Лаеш районын анда “Лаеш районы дәүләт ветеринария берләшмәсе” ДБУ тәкъдим итәчәк. 


21
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Районның 17 авыл хуҗалыгы предприятиесенең 94 %ы агымдагы елны табыш белән төгәлли, бу республика дәрәҗәсеннән 2 %ка югары. 2016 ел йомгаклары буенча районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре 205 миллион сум табыш алырга планлаштыра. Узган елдагы кебек үк районда бер предприятие - КГСХАның өйрәтү хуҗалыгы зыянга эшли.

Нармонка авыл җирлегеннән яңа эш башлаучы фермер Михаил Трусенев «Поддержка начинающих фермеров в Республике Татарстан на 2015-2017 годы» федераль ведомство программасы буенча грантка ия булды. Программа шартлары буенча (грантның һәр 500 мең сумына 1 эш урыны булдыру) фермер тарафыннан 3 өстәмә эш урыны булдырылган. Яңа эш башлаучы фермер грант чикләрендә 50 савым кәҗәсе асрау өчен ферма төзергә планлаштыра.


20
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

17-18 декабрьдә Казанның бадминтон үзәгендә “Татарстанның бадминтон өметләре” яшьләр беренчелегенең дүртенче финал этабы үтте.
2005-2006, 2007 елгы һәм яшьрәк катнашучылар арасында Лаеш районыннан 5 спортчы да бар иде (тренер Р.А.Джеджула). Алар Комлы Ковали мәктәбе укучылары Гусева Елизавета, Логинов Кирилл, Митянина Виктория, Егошина Виктория һәм Рыжов Богдан. 
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International