Агымдагы ел өчен отчет тапшыруга әзерлек – Үзәк китапханәдә китапханәләр белгечләренең эшлекле семинар-киңәшмәсендә шундый төп тема карап тикшерелде. Күп кенә эш моментларына кагылдылар, аларны тикшерү һәрвакыттагыча бик җанлы һәм кызыклы булды. Үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре һәм Столбище китапханәсе китапханәчеләре китап рекламасының заманча формалары буенча үз эш тәҗрибәләре белән уртаклашты.
27-29 октябрьдә «Акчарлак» бассейнында түбәндәге яшь төркемнәре арасында йөзү буенча чемпионат һәм Казан беренчелеге үтте: егетләр – 2001 елгы һәм яшьрәк, кызлар – 2003 елгы һәм яшьрәк. Лаеш районыннан балалар һәм үсмерләр комплекслы спорт мәктәбеннән ун спортчы катнашты. Барлык катнашучылар үз күрсәткечләрен яхшырттылар, ә Живописцова Софья 1 разряд нормативын үтәде.
Тренер Р.М.Садыйков тәрбияләнүчесен 1 разряд бирелү белән котлыйбыз. Элегрәк республика беренчелекләрендә Прахова Диана, Маслова Наталья һәм Ржавина Юлия да беренче разрядка лаек булганнар иде, аларның да тренерлары Р.М.Садыйков.
29-30 октябрьдә Яшел Үзән шәһәрендә 2016 елның "Звездная карусель" бөтенроссия балалар һәм яшьләр иҗаты конкурсы үтте.
Лаешның балалар сәнгать мәктәбе укучылары конкурс дипломантлары булды: думбра классы буенча Радель Гатауллин, Дарья Сутугина һәм Никита Ермолаев, укытучылары Клюева Татьяна Анатольевна, концертмейстер Федосеева Анастасия Александровна.
Лаешта яшәүче Фидус абый Әсхәдуллин – чып-чын герой, Социалистик Хезмәт Герое. Гаҗәеп тыйнак кеше. Очрашуга килгәндә күкрәгендә алтын медаль балкый иде. Кайтып киткәндә, салып куен кесәсенә тыкты. Аны нигә бөтен дөньяга күрсәтеп мактанып йөрергә тиеш соң әле мин, ди.Фидус Фәиз улы 45 ел гомерен диңгез флоты пароходчылыгына багышлаган, һөнәре буенча механик, өлкән мастер.
42 илдән – Ямайка, Конго, Кытай, Яңа Зеландия, Израиль, Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан һәм башкалардан 300гә якын катнашучы Чаллыда билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионаты һәм төрекмән көрәше Гореш буенча дөнья чемпионатына җыелды. Көрәш буенча мондый дәрәҗәле ярышлар Россиядә беренче тапкыр үткәрелде. Ирекле һәм классик стильдә 32 комплект бүләк уйнатылды.
Лаеш районының “Алтын көз“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплексы үзәгендә 183 өлкән яшьтәге граждан һәм инвалид хезмәт күрсәтелүдә тора, алар янгын чыгу куркынычына еш дучар була.
Лаеш шәһәрендә беренче тапкыр! Хеллоуинны каршылау-2016. Нервлары тәртиптә булмаган кешеләргә өйдә калсалар яхшырак булыр, чөнки куркыныч тамаша алдыннан сез Хеллоуинның дәһшәтле атмосферасына күмеләчәксез, ә аннан соң шайтаннар дискотекасында сөякләрегезне яза алачаксыз.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Поддержка начинающих фермеров в Республике Татарстан на 2015 - 2017 годы» һәм «Развитие семейных животноводческих ферм на базе крестьянских (фермерских) хозяйств в Республике Татарстан на 2015 - 2017 годы» ведомство программаларында катнашучы крестьян (фермер) хуҗалыкларын конкурс сайлап алу үткәрелү турында игълан итә.
Лаеш шәһәрендә район мәдәният йортында Призывник көне үтте. Булачак Ватан сакчылары өчен бәйрәм концерты оештырылды. Мондый очракларда кабул ителгәнчә, чара Казан югары хәрби команда училищесы оркестры башкаруында “Славянка маршы“ белән башланды: сәхнәгә Россия һәм Татарстанның дәүләт флаглары чыгарылды.
2016 елның 28 октябрендә Лаешның “Березка“ балалар бакчасы базасында “Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы мәгариф идарәсе“ МКУ буенча 2016 елның 26 октябреннән 313нче боерык нигезендә булдырылган яшь җитәкче өчен консульация үзәгенең беренче утырышы үткәрелде.