Изге ай Рамазан бетүгә ислам динендәге ике иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Ураза бәйрәме башлана. Быел ул 5 июльдә билгеләп үтелә. Һәр дини кеше өчен бу – диндәгеләрнең гомуми шатлыгына кушылуы һәм рухи тәҗрибә туплауның уңай мөмкинлеге булып тора.
Республика предприятиеләрендә эшләүче яшьләрнең потенциалын ачу, яңа инженер-техник кадрлар туплау һәм эшче һөнәрләрне популярлаштыру максатыннан Татарстанда 2016 елның 9 июненнән 13 ноябрьгә кадәр “Безнеж заман” дип исемләнгән IV республика телевизион эшче яшьләр иҗаты фестивале уза. Фестиваль турында тулырак Татарстан сәнагәть һәм сәүдә министрлыгы (mpt.tatarstan.ru) һәм «Созвездие-Йолдызлык» оешмасы сайтларыннан белергә була. (www.yold.ru). Фестивальдә катнашу өчен 12 сентябрьгә кадәр beznenzaman@mail.ru электрон яисә: 420111, г. Казань, ул. К. Маркса, 23/6 РМОО РТ «Созвездие-Йолдызлык» почта адресына гаризалар җибәрергә кирәк. тел.:8(843)238-43-17, 238-00-63.
Лаеш шәһәренең "Березка" балалар бакчасы " Иң яхшы билингваль балалар бакчасы - 2016" республика конкурсында җиңүче дип танылды. Аның җитәкчесе Ю.А.Тихановага балаларга Татарстан Республикасының дәүләт телләрен өйрәтүдәге казанышлары өчен Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Урта Девятово авылында фонтан ачылды
Бар республика халкы чишмә суына килгән урын төзекләндерелә. Үзгәрешләрнең инициаторы һәм иганәчесе – шушы авылда туып үскән Алексей Демидов. Хәзер монда, шәһәрдәге кебек, фонтан эшли, ул караңгыда аеруча матур.
Казан шәһәренең Ш.Мәрҗәни урамында урнашкан татар почмагында “Кизләү” (“Ключ”) китабы презентациясе узды. Китапта бөек рус язучысы Г.Р.Державин шигырьләренең Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис тарафыннан тәрҗемәсе бирелгән.
2017 елның февралендә билгеләнеп үтеләчәк Лаеш районы оешуга 90 ел уңаеннан, район башлыгы урынбасары Илгизә Тимиршина һәм район хакимияте матбугат сәркатибе Рәсим Хаҗиев Татар Янтыгы авыл җирлегендә булдылар.
Тройсын бәйрәме христиан динендә олы бәйрәмнәрнең берсе.Ташкирмән һәм Макаровка авылларында яшәүчеләр өчен әле авыл бәйрәме дә.Гадәттә бу көнне авыл халкы гыйбадәтханәгә һәм “Кала башы” шәһәрлегенә бара.Менә алар шунда күңел ачалар, үз осталыкларын күрсәтәләр.
Ташкирмән мәктәбенең Көмеш балалар фольклор ансамбле чыгышы бәйрәмгә аеруча ямь өстәде.
Бүген Лаеш районына Татарстан Эчке эшләр министры Артем Хохорин эшлекле сәфәр кылды. Ул Лаеш районы буенча Эчке эшләр бүлеге коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте. Әлеге урынга полиция полковнигы Юрий Летучев билгеләнде. Моңа кадәр ул Казан шәһәре буенча Эчке эшләр идарәсенең полиция җитәкчесе урынбасары постында эшләгән. Тәкъдим итү чарасында Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, Башкарма комитет җитәкчесе Михаил Фадеев, район суды рәисе Мәгънәви Гәрәев, район прокуроры урынбасары Дамир Гөбәйдуллин катнашты.
Бүген Советның олы залында Лаеш муниципаль районының X Совет сессиясе узды. Анда 47 депутатның 44 е катнашты. 2015 елда бюджет үтәлеше соравы буенча районның Финанс-бюджет палатасы рәисе Ольга Литвинова чыгыш ясады. Совет рәисе – район башлыгы Михаил Афанасьев авыл җирлеге башлыкларына халык белән бер-береңә зыян китерми генә эшләргә кирәклеге хакында искәртте.
Бүген район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе узды. Советның олы залында хакимият органы , тормышны тәэмин итү хезмәте җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары җыелды. Киңәшмә башында район башлыгы Башкарма комитет җитәкчесе Михаил Фадеевка Россия Гадәттән тыш министрлыгының Татарстандагы Баш идарәсенең дипломын тапшырды. Ә Лаеш балык заводы коллективы Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты кабул итеп алды.