Социаль тернәкләндерүнең заманча ысуллары һәм технологияләре җитәрлек. Без шуның берсе – үзәктә 2016 елның апреленнән кулланылучы “Пертра” уен технологиясе турында сөйләргә телибез. Әлеге комплексның нәтиҗәле эшләвен күп нәрсә күрсәтә: мөмкинлекләре чикләнгән балалар мисалларны чишкәндә хәрәкәт итү, уйлау, игътибарлылык, хәтер, башка балалар белән уен вакытында килешү кебек эшләрне башкарырга өйрәнәләр. “Пертра” уен комплексының детальләре төрлелеге ОВЗ белән чирләүче балалар һәм үсмерләргә тулы диагностика ясарга юл ача.
Казандагы “Акчарлак” бассейнында йөзү буенча Татарстан кубогына ярышлар узды
Кубок ярышларының ачылышы һәм үткәрелүе белән катнашучыларныТатарстан спорт әзерләнеше Үзәгенең җәйге спорт төрләре бүлеге җитәкчесе Елена Скокова котлады: “Бүген безнең ярышлар күп катнашучыларны җыйды. Бу республикада йөзүнең бик популяр киәнлеген күрсәтә. Мин сезгә сәламәтлек, яңа спорт үрләренә менүегезне телим”.
Имәнкискә авылында яңа су башнясы сафка басты, дип хәбәр итә шул авылда яшәүче Рузалия Маликова. Авыл халкы район башлыгы Михаил Афанасьевка һәм Чырпы үзидарэ башлыгы Радик Евдокимовка зур рәхмәтләрен белдерәләр.
Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев “Татмедиа” АҖе генераль директоры Андрей Кузьмин башлап җибәргән “Әти-әниеңне яздыр. Якыннарыңны яздыр” акциясендә катнашты. Моның өчен ул Лаеш шәһәрендәге почта бүлекчәсенә килде.
Бөек Ватан сугышындагы җиңүгә 71 ел тулу кысаларында сугыш һәм хезмәт ветераннары, җирле ветеран оешмалары җитәкчеләре, кадет-укучылар өчен Казан-Волгоград-Казан маршруты буенча “Федор Панферов” теплоходында сәяхәт оештырылды. Лаеш районында анда сугыш һәм хезмәт ветераннары Советының мәдәни-массакүләм чаралар буенча комиссия рәисе Вера Баннова тәкъдим итте. Сәяхәттә катнашучылар Тәтеш, Самара, Саратов, Волгоград, Тольяттида булдылар. Круиз барышында алар коллегалары белән очраштылар, тәҗрибә уртаклаштылар. Шәһәрләрдә катнашучылар экскурсия белән генә чикләнеп калмыйча, төрле кызыклы лекцияләр тыңлады, концертлар карады, “Балкыш” фестивале лауреатлары чыгышын күзәтте.
Лаеш шәһәренең балалар сәнгате мәктәбендә Балаларны яклау көненә багышланган концерт узды. Мөмкилекләре чикле булган балалар һәм үсмерләр өчен Реабилитация үзәгендә тәрбияләнүчеләр бәйрәм программасында үзләренең котлау номерлары белән катнаштылар. Номерда балаларны бәйрәм белән тәбрикләүче күңелле клоуннар булды. Кечкенә артистлар җәй турында шигырьләр укыды, “Кечкеә йолдызлар” җырына флешмоб оештырдылар. Балалар тамашачыларга үзләренең котлавын әйтте, күтәренке кәеф бүләк итте.
3 июньдә Лаеш балалар йортында Сабантуй үтте. Әлеге бәйрәм ел саен уза, тәрбияләнүчеләр аны үзләренең балачак көнендәге иң матур бәйрәмнәре итеп искә ала. Чара балаларны милли традицияләр белән таныштыруга юнәлтелгән. Сабантуй балалар йортында зур шау-шу тудырды, барысы да күңел ачты. Сабантуй директор Р.Х.Вәлиуллина тарафыннан бәйрәм белән котлавыннан башланып китте. Ул елга нәтиҗәләр ясады һәм иң уңышлы укучыларның исемнәрен атады. Иң яхшы тәрбияләнүче булып 9 сыйныф укучысы Анастасия Кутузова танылды. Һәрбер бала акчалата премияләр алды. Сабантуйның батыры булып Дмитрий Шмагин калды.
1 июнь – Балаларны яклау көне – балачак бәйрәме. Столбище китапзанәсе мәдәният йорты белән “Балачак Планетасы” дигән чара уздырды.
Кадерле дуслар!
5 июньдә Лаеш шәһәренең инде гадәттәге урыны – мәйданда – район Сабантуе узачак. Сезне кызыклы уен-көлкеләр, ярышлар һәм күтәренке кәеф көтә. Бәйрәм сәгать10.00 дә башлана. Ә 4 июньдә Сабантуй районыбыз авылларында үткәрелә. Райнның барлык халкын һәм кунакларны бәйрәмдә көтеп калабыз!
Лаеш районында 1 июньнән алып 1 июльгә кадәр 7,8 чакрым аралыктагы “Лаеш шәһәренә баручы) автомобиль юлы машиналар йөрү өчен вакытлыча ябылачак. Бу әлеге участокта ремонт эшләре алып бару белән бәйле. Автомобильчеләр игътибарына: ябылган юлны узу өчен Лаеш-Чирпы юлы тәкъдим ителә.