Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында 2021 елда «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Михаил Клинов үткәрде. Утырышта Россия Федерациясе субъектларының урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.
Бүген безнең районда халыкны коронавирус инфекциясеннән масштаблы вакцинацияләү дәвам итә. Ул сырхауханәдә һәм районның табиблык амбулаторияләрендә гамәлгә ашырыла.
Комиссия утырышларында Лаеш районы территориясендә 2020 елгы халык санын алуга әзерлек мәсьәләләре, шул исәптән район торак пунктларының адреслы хуҗалыгы торышы мәсьәләләре карала.
Йортларда (фатирларда) номер билгеләре булмау исәпкә алучыларга кыенлыклар тудырачак. Адреслы хуҗалыкның начар торышы халык санын алу барышын акрынайтачак.
Агымдагы елда картлык буенча пенсиягә чыгу хокукы бирүче яшьне арттыруның күчү чоры дәвам итә. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстандагы Бүлекчәсе хәбәр итә. Январьдан ул тагын бер елга артып, гомуми арттыру өч ел тәшкил итүгә карамастан, 2021 елда пенсия элеккегегә караганда ел ярымга соңрак: хатын-кызларга – 56,5, ир-атларга – 61,5 яшьтә билгеләнә.
Сергей Гуцу – Рождествено авыл җирлеге башлыгы 2020 елда башкарылган эш нәтиҗәләре турында сөйләде. Гражданнар җыенында Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов һәм Прокурор Юрий Марасов катнашты.
Кичә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә ТР Спорт министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм РФ спорт министры Олег Матыцин катнашты.
Район башлыгы Илдус Зарипов һәм Лаеш районы прокуроры Юрий Матасов Макаровка авыл җирлегенең отчет сессиясе эшендә катнаштылар. Эш нәтиҗәләре турында җирлек башлыгы Виктор Кормачев сөйләде.
Йортлар газлаштырылган. Электр белән тәэмин итү, Нигездә, тотрыклы.
Отчет доклады белән җирлек башлыгы Люзия Хәлилова чыгыш ясады.
Җирлек территориясендә «Атабай агрофирмасы» ҖЧҖ, Атабай урта мәктәбе, фельдшер-акушерлык пункты, авыл китапханәсе, Атабай мәдәният йорты, 2 кибет, «Сбербанк России» филиалы, «Татарстан почтасы» эшли.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 27 гыйнварда Татарстан территориясендә һәм Казанда төнлә һәм иртән урыны белән томан, иртән һәм көндез - көньяктан секундына 16 метрга кадәр көчле җил, юлларда бозлавык көтелә.
Федераль һәм республика бюджетлары акчалары уңайлы мохит үсешенә, төзелешкә һәм башка проектларга тотылачак.