ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Үзәк китапханәдә китапханәнең актив укучылары өчен әзерләнгән «И полнятся любовью женщин души…» дигән ял кичәсе үтте. Чарада төрле яшьтәге кешеләр катнашуы шатландыра.

Лаеш шәһәре РДКсында Лаеш районы башлыгы Кубогына КВН финалы булды. Анда өч команда катнашты: ЛТЭТ, 1 гимназия һәм 2 мәктәп командалары.


5
март, 2019 ел
сишәмбе

Район башлыгы Михаил Афанасьев дәүләт хезмәте ветераны Дания Салиховна Дәүләтшинага кунакка килде. Ул 1970-1979 елларда ТАССР КПССның Лаеш райкомы беренче секретаре булып эшли, ә 1979 дан 1990 елга кадәрге чорда ТАССР Югары Советы Президиумы секретаре була. Бу көннәрдә ул үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.


4
март, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген, 4 мартта, Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда Май чабуга «Колобок, колобок, заходи к нам на блинок» коймак-шоуы ачылды.

Бүген район Советының зур залында район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе үтте.

Русьтагы бүгенге көнгә кадәр сакланган күңелле һәм кызыклы бәйрәмнәр тарихы музейга килүче туристларны һәрчак кызыксындырды.

Хөрмәтле Лаеш районы халкы! Сезгә 2019 елның 5 мартында 10 сәгатьтә Лаеш шәһәре, Беренче май урамы, 35 йорт (2 кат, актлар залы) адресы буенча “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә әти-әниләре алимент түләүдән качучы балигъ булмаганнар булган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү өчен бушлай юридик ярдәм көне үткәрелүен хәбәр итәбез.


«Сине көтә торган һөнәрләр» - районның мәшгульлек үзәге белгеченең Лаеш тернәкләндерү үзәге балалары өчен һөнәр сайлау буенча әңгәмәсе шушы исем астында үтте.

1 марттан 29 ына кадәр «Центр развития туризма Республики Татарстан» АНО Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты һәм Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы администрациясе ярдәмендә Лаеш районында этник маршрутның иң яхшы исеменә ачык конкурс үткәрә.

Габишево авылы китапханәсе татар әдәбияты классигы Әмирхан Еникинең тууына 110 ел тулуга багышланган # Читаем Еники Төбәкара акциясенә кушылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International