ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Лаеш шәһәрендә беренче тапкыр Камага яңа «Биосфера-ФИШ» балык үрчетү комплексында үстерелгән 6 500 чөгә балыгы маймычы җибәрделәр. Чараны Идел-Кама төбәгенең биологик байлыкларын компенсацияле төстә яңарту максатыннан үткәрделәр. Анда Лаеш районы башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова, «Биосфера-ФИШ» заводы гендиректоры Игорь Абдрахманов, заказчы вәкиле Лилия Вәлиева һәм Лаеш техник-икътисад техникумы студентлары катнашты.

 

Лаеш районында өйрәнүләрдә ОМОН һәм СОБР сугышчылары җинаятьчеләрне коралсызландыру өчен төшерү җайланмасы ярдәмендә 15 һәм 30 метр биеклектән МИ-8 вертолетыннан сикерделәр.

 

Бүген, 30 октябрьдә, Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда чакырылган дуслары һәм хезмәттәшләре өчен музей хезмәткәре Любовь Матвеева үз “серен” ачты.

 

Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре “Бердәм Россия” партиясенең Лаеш бүлеге белгечләре белән берлектә «Патриотическое воспитание молодежи в РФ»


30
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Лаеш районы Кече Кабан авылы зиратында 1942 елның 20 мартында торак пункт янында һәлак булган өч очучыга реконструкцияләнгән һәйкәл ачтылар. Сугышчыларның исеме һаман да билгесез, әмма моның белән хәзер эзләүчеләр шөгыльләнә.

 


29
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Казан шәһәре 12нче мәктәп укучылары Лаеш шәһәренә килделәр. Алар өчен интерактив уеннар, мозаик үрү буенча осталык сәгате белән Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее буйлап экскурсия оештырылды. Укучылар Сугышчан Дан музеена экскурсия ясадылар, шәһәрнең истәлекле урыннары белән таныштылар һәм тимерчелектә булдылар, тимерче эше осталыгын карадылар.

26 октябрьдә кичен “Усады” спорткомплексында мини-футбол буенча Лаеш районы башлыгы Кубогына турнир төгәлләнде. Әлеге ярышларда барлыгы 14 команда катнашты, алар берничә ай буена көч сынаштылар.

 

Бүген шундый исем астында Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда ВЛКСМ оешуның 100 еллыгына багышланган күргәзмәне ачу булды.

Ачуда төрле буын комсомоллары катнашты. Алар комсомол һәм комсомол еллары, комсомол барлыкка килү тарихы, аның роле турында искә алдылар. Патриотик нота белән чын күңелдән комсомол җырлары җырладылар, викторинада катнаштылар, дусларча очрашу чәй эчү белән төгәлләнде.

Бүген, 2018 елның 29 октябрендә, ВЛКСМ – илебез тормышында иң массакүләм яшьләр оешмасы барлыкка килүгә 100 ел тула. Әлеге вакыйга белән бәйле төстә Үзәк китапханәдә бу датага багышланган «Комсомол – моя судьба» китап-иллюстрацияле күргәзмә ясалган. Анда комсомол тарихы, беренче комсомол вожаклары турында китаплар, устав, комсомол билеты, значок һәм илебезнең яшьләр оешмасы үсешен чагылдыручы башка атрибутика тәкъдим ителгән.

 

Бүген район Советының зур залында район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев рәислегендә “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе үтте.

Отчет чорда оператив хәл турында Россия ЭЭМның Лаеш районы бүлеге начальнигы урынбасары Айрат Галиев доклад ясады.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International