Пәрәү мәктәбенең 1 сыйныф укчылары авыл китапханәсенә экскурсия ясадылар. Аларны Китап Патшабикәсе каршы алды, аның ролендә китапханәче Кәримова Роза Фатыйх кызы чыгыш ясады. Укучылар китапханә бинасын карадылар, таныштылар, китапханәдә төп байлыкның үзләрендә күп кызыклы мәгълүмат саклаучы китаплар булуын белделәр
Көзге салкыннар башлану белән бәйле төстә өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтүдәге олы яшьтәге гражданнарның өйләрендә җылыту сезонына әзерлек башланды.
Җылыту сезонына әзерлекне тәэмин итү максаты белән Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре газ хезмәте хезмәткәрләре белән бергә газ мичләренә техник хезмәт күрсәтү, газ приборларын эксплуатацияләү буенча инструктаж үткәрәләр, газ приборларыннан файдаланганда куркынычсызлык чараларын искә төшерәләр.
Хөрмәтле Лаеш муниципаль районында яшәүчеләр!
Хәбәр итәбез, 2018 елның 2 октябрендә 10.00 дә Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында Лаеш шәһәре, Беренче май урамы, 35 йорт (2 кат, актлар залы) адресы буенча әти-әниләре алимент түләүдән качучы балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү өчен бушлай юридик ярдәм күрсәтәләр.
Лаеш районына эш визиты белән Калуга өлкәсенең составында муниципалитетларның мәдәният бүлеге җитәкчеләре булган делегациясе килде. Аны өлкәнең мәдәният министры урынбасары Оксана Оксюта җитәкләде.
25 сентябрьдә Лаеш үзәк китапханәсендә китапханә хезмәткәрләренең семинар-киңәшмәсе үтте. Анда 8 ай өчен эшкә нәтиҗә ясалды, эш мәсьәләләре һәм проблемалары турында фикер алыштылар. Үзәк һәм Балалар китапханәләре хезмәткәрләре массакүләм чаралар үткәрү, китап күргәзмәләрен бизәү буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Орел авылы китапханәчесе китапханәдә эшләп килүче курчак театры турында сөйләде. Семинар азагында туган көне туры килгәннәрне котладылар һәм республика конкурсларында катнашучыларга грамоталар тапшырдылар.
Эшче һәм инженерлык һөнәрләрен популярлаштыру кысаларында, Лаеш районы мәшгульлек үзәге тарафыннан ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының финанс ярдәме белән Лаешның 1нче гимназиясе укучылары белән һөнәр сайлау чарасы үткәрелде
Социаль хезмәткәрләр тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр сыйфатын бәяләү буенча күчмә эчке контроль үткәрү кысаларында Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре социаль хезмәткәрләр белән бергә бер үк вакытта үз карамакларындагы һәр инвалид белән социаль хезмәтләр җыелмасының кирәклеге турында
2018 елның 21 сентябрендә Лаешның «Березка» балалар бакчасы базасында «Мате: плюс» с использованием учебно-методического комплекса «Мате:плюс: Математика в детском саду» белем бирү программасы буенча Федераль инновацион мәйданчык эшчәнлеге кысаларында «Мате: плюс»: современные подходы к математическому образованию дошкольников» темасына республика семинары булды.
24 сентябрьдә музей хезмәткәрләре Лаешның 2нче мәктәбе укчыларына музейның тылсымлы йолалары турында сөйләделәр. Балалар музей эшетурында, экспонатлар ничек җыелу һәм саклану, фондларның ничек тулылануы турында белделәр.
Сентябрьдә авар шагыйре Рәсүл Гамзатов тууга 95 ел булды. Әлеге вакыйгага бәйле төстә Каипы авылы мәдәният йортында "Русские напевы” клубында катнашучылар әдәби кунакханәгә җыелдылар. Авыл китапханәсе китапханәчесе Сәгъдиева Дамира Мөбарәкша кызы шагыйрьнең тормышындагы кызыклы фактлар турында, атаклы «Журавли» җыры барлыкка килү тарихы турында сөйләде.