Үзәк китапханә 1нче гимназиянең югары сыйныф укучылары өчен совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгуының 29 еллыгына багышланган “Әфганстан – төзәлмәс яра” батырлык дәресе үткәрде.
Май чабу бәйрәме атнасында 14 февральдә Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеена Казан шәһәренең 49нчы мәктәбе укучылары килде.
Узган ялларда Алексеевск районында 2008 елгы һәм яшьрәк, 2004-2007, 2003-2000 елгы өч яшь категориясе буенча Татарстан Республикасы Беренчелегенең зона этабы (үзәк лига) булды.
Май чабу – елның иң күңелле һәм көтеп алынган бәйрәмнәренең берсе, аны бәйрәм итү җиде көн дәвам итә. Бу вакытта кешеләр күңел ачалар, кунакка йөриләр, халык күңел ачулары оештыралар һәм коймаклар ашыйлар.
10-11 февральдә Екатеринбург шәһәрендә тимераяк спорты буенча “Көмеш тимераяк” (ярымфинал) Бөтенроссия ярышларының зона этабы үтте.
Изге Валентин көне, яки Гашыйклар көне – 14 февральдә бар дөньяда күп кешеләр билгеләп үтә торган бәйрәм. Аны бәйрәм итүчеләр сөйгәннәренә һәм кадерле кешеләренә чәчәкләр, конфетлар, уенчыклар, һава шарлары һәм шигырьләр, мәхәббәт аңлату һәм мәхәт теләүләр язылган үзенчәлекле открыткалар (еш кына йөрәк формасында) – “валентинкалар” бүләк итәләр.
9 февральдә “Лира” клубы әгъзалары Пәрәү авылы китапханәсенә Татарстан Республикасының халык шагыйре, язучысы, драматургы Фәнис Яруллинның 80 яшьлегенә багышланган "Шагыйрь, прозаик һәм драматург" әдәби юбилейга җыелдылар.
9 февральдә Державино авылы китапханәсе Татарстан Республикасының халык шагыйре Фәнис Яруллинның 80 яшьлегенә багышланган "Язмышларга буйсынмас җанны калдырасы иде шигырьдә" әдәби-шигъри кичә үткәрде.
Татарстан фермерлары “2017 елның иң яхшы гаилә фермасы” конкурсында җиңделәр. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Мәскәүдә үтте.
10 февральдә Лаеш районы Олы Кабан авылында яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Косарева Анна Фадеевнага 101 яшь тулды.