ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2017 ел
чәршәмбе

Лаеш мәктәбенең татар сыйныфында гореф-гадәтләрне саклыйлар һәм аларны үстерергә тырышалар. Майның соңгы җомгасында 2нче мәктәптә 3 “в” сыйныфы укучылары һәм әти-әниләре өчен гаилә бәйрәме үтте.


30
май, 2017 ел
сишәмбе

Район Советының кече залында район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясе утырышы үтте.


29
май, 2017 ел
дүшәмбе

Минзәләдә 2002-2004 елгы егетләр һәм 2004-2006 елгы кызлар арасында йөзү буенча республика беренчелеге тәмамланды. Лаешлылардан тыш иң яхшылар исеме өчен республиканың 12 районыннан иң көчле спортчылар ярышты. Лаеш районы комплекслы балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе данын тренер-укытучы Р.М.Садыйковта шөгыльләнүче спортчылар яклады.

 

Бүген район Советының зур залында район башлыгы  Михаил Афанасьев рәислегендә “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе үтте. Отчет чорда оператив хәл турында РФ ЭЭМның Лаеш районы буенча бүлеге начальнигы Юрий Летучев доклад ясады.


26
май, 2017 ел
җомга

Каникуллар башланды һәм дөньяга карашларын киңәйтү өчен мәктәп укучылары Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеена активрак йөри башладылар. Бүген, 26 майда, музей буенча экскурсия оештырылды, «Мозаичное плетение» осталык сәгате үткәрелде, Кече Кабандагы “Хуторок” ферма-паркына һәм Россия МЧСының Лаеш шәһәре янгыннан саклану- коткару бүлегенә бардылар.

Лаеш муниципаль районының көнкүреш һәм зур күләмле чүпне чыгару кагыйдәсенең 4.3 пунктына ярашлы төстә, зур күләмле чүп буларак, агачларның киселгән ботакларын махсус мәйданчыкларга куелган зур күләмле чүпләр җыю өчен бункерларга гына ату рөхсәт ителә.

 

Бүген, 26 майда, Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда Лаешның 2нче мәктәбе укучылары өчен “Мин Лаеш шәһәре урамнары буйлап атлыйм” чарасы үтте. Очрашуда укучылар үз шәһәрләре урамнары турында күп нәрсә белделәр. Болар слайдлар күрсәтү һәм соңыннан «Исчезнувшие села. История. Память…» видеоролигын күрсәтү белән үрелеп барды.


25
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Район Советының кече залында Идел төбәкара табигатьне саклау прокурорының беренче урынбасары Артем Николаев, район башлыгы Михаил Афанасьев һәм район прокуроры Дмитрий Белянин гражданнарны уртак кабул итү оештырдылар.

 


23
май, 2017 ел
сишәмбе

Сокуры авылы китапханәсендә социаль хезмәткәрләр, ветераннар советы рәисе белән берлектәчара оештырылды. “Умелых рук творение" осталык сәгате экология елына багышланган иде. "Ветеран" и "Хозяюшка" клубы әгъзалары табигый материаллардан эшләнмәләр ясадылар. Китапханәче "Рукам-работа, душе-радость"  китап күргәзмәсе һәм чарада катнашучылар эшләнмәләреннән ясалган күргәзмә оештырган.


22
май, 2017 ел
дүшәмбе

21 майда Никольский авылында “Каравон" рус фольклорының XXV Бөтенроссия фестивале үтте. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ мәдәният министры Александр Журавский һәм Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International