Лаешның мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара гаилә көненә багышланган “Һәр нәрсәнең башы – Туган йорт” социомәдәни чара үтте.
Үзәк белгечләре бәйрәм программасы әзерләгәннәр. Балалар белән әти-әниләр конкурсларда, викториналарда актив катнаштылар, күп уңай тәэсирләр алдылар.
70 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк ялгыз яшәүче һәм мөстәкыйль төстә үзләренең ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмаучы һәм социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ гражданнарны һәм инвалидларны ачыклау максатыннан “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре тарафыннан өйләргә йөрү оештыла. Үзәк белгечләре олы яшьтәге гражданга килгәндә таныклык күрсәтәләр.
Хөрмәтле Лаеш муниципаль районында һәм Лаеш шәһәрендә яшәүчеләр!
Лаеш районы башкарма комитеты искәртә, ”Соры” хезмәт базары” юнәлеше буенча закон бозу очраклары турында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасының һttps.//uslugi.tatar.ru. ссылкасы аша “Хезмәт мөнәсәбәтләре рәсмиләштермәү”
14 майда сәнгать мәктәбенең "Экспромт" хореография коллективы (урта төркем) берьюлы ике конкурс җиңүчесе булды!"Универсиада" спорт комплексы спорт залында "Возрождение" Бөтенроссия конкурсы сәхнәсендә һәм Халыкара “Иҗади уңыш” конкурсында.
Ике конкурста да коллектив ике номинациядә программа башкарды һәм барысы буенча да 1 урыннар алды.
Бүген район Советының зур залында район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе үтте. РФ ЭЭМның Лаеш районы бүлеге начальнигы Юрий Летучев отчет чордагы оператив хәл турында доклад ясады.
Бүген Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә профилактика системасы хезмәтләре белгечләре белән берлектә Халыкара гаилә көненә багышланган чара үтте.
Ташкирмән мәктәбенең 1 сыйныфында сыйныф җитәкчесе Габидуллина Альмира Илгиз кызы Җиңү көненә багышланган «Поклонимся великим тем годам» сыйныф сәгате үткәрде.
2017 елның 29 апреленнән 9 маена кадәр Столбище мәктәбенең составында Булкин П.Н. җитәкчелегендәге укучылары һәм студентлар булган “Отечество” командасы Мясной Бор авылы янында бөтенроссия Хәтер вахтасында катнашты.
9 майда Лаеш шәһәрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары үтте. Иртән район башлыгы Михаил Афанасьев һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан Фёдор Фролов “Җиңү бакчалары” Бөтенроссия акциясе кысасында Лаеш районының 1 гимназиясендә алмагачлар аллеясе утырттылар. Аларга уку йорты укучылары да кушылды. Әлеге гимназиядә ветеран 1970нче елларда директор булып эшләгән.
Бүген Лаеш районының мөселман мәхәлләсе лидерын – мөхтәсибне сайлаулар булды. Лаеш шәһәренең үзәк мәчетендә район авыл җирлекләреннән имамнар җыелды. Алар бертавыштан мөхтәсиб урынына Равхат хәзрәт Гатауллин кандидатурасы өчен тавыш бирделәр. Чарада ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев һәм район Советы аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров катнашты.