ЯҢАЛЫКЛАР


9
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Казан шәһәренең Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында татар интернет-проектлары эшләүчеләр -   «Белем җәүһәрләре» VII бөтендөнья конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Конкурсны Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР мәдәният министрлыгы һәм «Фонд развития Татнета» НКО оештырган.
 


8
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Аграр вузлар һәм сузлар тәмамлап бу сезонда район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшкә урнашкан биш яшь кешегә якын арада 100 меңнән 200 меңгә кадәр акча түләнәчәк. Яшь белгечләрнең өчесе “Ак Барс“ кошчылык комплексы“ филиалы “Яратель“ кошчылык фабрикасында һәм берәр белгеч “Сөт иле“-“Лаеш“ ЧҖҖ филиалында һәм “Заря- ЧҖҖдә хезмәт куя. 

Бүген иртән Премьер-министр урынбасары  - Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Лаеш районы Тетеево авылы фермеры Диана Трусенева белән очрашты. Ул очрашуга район башлыгы Михаил Афанасьев белән чакырылган иде. Исегезгә төшерәбез, Трусеневларның гаилә фермасы турында министр «БИЗНЕС Online» интернет-газетасының «Бизнес на селе» http://www.business-gazeta.ru/news/327766 видеорепортажыннан белгән

“Алтын көз“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Сокуры авыл җирлеге буенча социаль хезмәткәре Гөлназ Галләмова үз карамагындагы өлкәннәр өчен яраткан туган авыллары Сокуры буйлап экскурсию оештырган. 
 


7
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Лаеш шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Абдулгалим Ибраһим улы Камалетдинов үзенең 91 яшьлеген билгеләде. Район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән аны район башкарма комитетының беренче урынбасары Андрей Карсалов, район ветераннар советы рәисе Рашат Булатов һәм Лаеш шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Владимир Яковлев котлады. Алар ветеранга район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән открытка, бүләкләр һәм акчалата ярдәм тапшырдылар.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте  

Иртәгә, 8 ноябрь көнне, Татарстан һәм Казан буенча һава торышы шартлары бозылу көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Төнлә буран, көндез юеш кар һәм пыскак яңгыр көтелә. 15-17 метрга кадәр көчәючән җил, бозлавык һәм томан да фаразлана.

Синоптиклар күз күреме 500 метрга кадәр начарлану, бозлавык һәм кар көртләре турында кисәтә.

Бүген район Советының зур залында район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә гадәттәге “эшлекле дүшәмбе“ киңәшмәсе үтте. Узган атнадагы оператив хәл турында РФ ЭЭМның Лаеш районы бүлеге начальнигы урынбасары Павел Яковлев сөйләде.

Комлы Ковали авылы китапханәсендә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Дом для картин» чарасы үткәрелде. Табигать күренеше рәсемнәрен яратучылар гадәти булмаган библиомузейда булдылар. Сәяхәт Третьяковка галереясенә нигез салынуга 106 ел тулуга багышланган. Балалар музейның импровизацияләнгән заллары буйлап йөреп кенә калмадылар, ә  Решетниковның «Опять двойка» һәм Перовның «Охотники на привале» картиналарын җанландырдылар да. Чара авыл мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнде һәм үткәрелде.


3
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Лаешның тернәкләндерү үзәгендә атна дәвамында инвалид балалар өчен Россиянең дәүләт бәйрәме – Халык бердәмлеге көненә багышланган тематик чаралар узды. 
Чаралар барышында балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, ата-бабаларыбызның Ватан бәйсезлеге өчен кылган батырлыклары белән таныштылар. Балалар илебезнең нинди бөек һәм матур, ә тарихының вакыйгаларга ничек бай булуын искә төшерделәр, дәүләт символлары турында белемнәрен ныгыттылар.
 

Көз җитү белән авылларда “Каз өмәләре“ башлана. 2 ноябрьдә Атабай авылы мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре “Бибинур“ халык фольклор ансамбле катнашында Гайфуллин Илгиз йортында халыкка күрсәтү өчен “Каз өмәсе“ үткәрде. “Каз өмәсе“ җыр-биюсез, шаяртуларсыз булмый, боларның барысын эш белән бергә башкардылар. Ә бу вакытта йорт хуҗабикәсе катнашучылар өчен “Зур бәлеш“ һәм каз мае белән майланган коймаклар пешерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International