1 сыйныф укытучысы Габидуллина Альмира Илгиз кызы каникулда “Көз бәйрәме“ дәрестән тыш чарасы үткәрде. Барысы да уен формасында, табышмаклар, шаяртулар, гадәти булмаган биремнәр белән үткәрелде. “Яшелчә һәм җиләк-җимешләр җый“ һәм “Гөмбә җый“ уеннары уйнадылар.
Китап озаграк хезмәт итсен өчен аны кайгыртырга, “авырып киткән“ икән, аны “дәваларга“ кирәк. Чәршәмбе көнне, 2 ноябрьдә, мәктәп китапханәсенең китап фондын саклау максатыннан “Китап хастаханәсе“ акциясе үтте. Китапханәче Киселева Ирина Андреевна әлеге акция өчен китапханәдә түгәрәк өстәл оештырган, алдан ук “дәвалау“га мохтаҗ китапларны әзерләгән. Ул аларны балаларга таратты һәм алар эшкә керештеләр.
Россиянең дәүләт бәйрәме – Халык бердәмлеге көне алдыннан «Россия. Родина. Единство» мәдәни-танып белү чарасы белән Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Лаеш тернәкләндерү үзәгендәге балаларда кунакта булды.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан «Поддержка начинающих фермеров в Республике Татарстан на 2015 - 2017 годы», «Развитие семейных животноводческих ферм на базе крестьянских (фермерских) хозяйств в Республике Татарстан на 2015 - 2017 годы» ведомство программаларында катнашучы крестьян (фермер) хуҗалыкларын, шулай ук «Развитие сельскохозяйственной потребительской кооперации в Республике Татарстан на 2015 - 2017 годы» программасы буенча матди-техник базаны үстерү өчен грантлар тапшыруга авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын сайлап алу буенча конкурс игълан ителгән.
Гаризалар 2016 елның 31 октябреннән 21 ноябренә кадәр кабул ителә.
Грант тапшыру тәртибе һәм документлар формалары турында мәгълүмат ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының /agro.tatarstan.ru/ рәсми сайтында «Гранты фермерам, сельхозкооперативам и субсидии ЛПХ» бүлегендә урнаштырылган.
Мине сокландырган, гаҗәпләндергән, яраттырган кешеләрне журналист булып эшләү дәверемдә байтак очраттым. Ә Вадим Мишин дигән кеше белән очраша алмый калдык. Югыйсә юлларыбыз кисешкән чаклар да булган икән. Бер чорда КамАЗ юлын таптап йөргәнбез югыйсә.
Агымдагы ел өчен отчет тапшыруга әзерлек – Үзәк китапханәдә китапханәләр белгечләренең эшлекле семинар-киңәшмәсендә шундый төп тема карап тикшерелде. Күп кенә эш моментларына кагылдылар, аларны тикшерү һәрвакыттагыча бик җанлы һәм кызыклы булды. Үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре һәм Столбище китапханәсе китапханәчеләре китап рекламасының заманча формалары буенча үз эш тәҗрибәләре белән уртаклашты.
27-29 октябрьдә «Акчарлак» бассейнында түбәндәге яшь төркемнәре арасында йөзү буенча чемпионат һәм Казан беренчелеге үтте: егетләр – 2001 елгы һәм яшьрәк, кызлар – 2003 елгы һәм яшьрәк. Лаеш районыннан балалар һәм үсмерләр комплекслы спорт мәктәбеннән ун спортчы катнашты. Барлык катнашучылар үз күрсәткечләрен яхшырттылар, ә Живописцова Софья 1 разряд нормативын үтәде.
Тренер Р.М.Садыйков тәрбияләнүчесен 1 разряд бирелү белән котлыйбыз. Элегрәк республика беренчелекләрендә Прахова Диана, Маслова Наталья һәм Ржавина Юлия да беренче разрядка лаек булганнар иде, аларның да тренерлары Р.М.Садыйков.
29-30 октябрьдә Яшел Үзән шәһәрендә 2016 елның "Звездная карусель" бөтенроссия балалар һәм яшьләр иҗаты конкурсы үтте.
Лаешның балалар сәнгать мәктәбе укучылары конкурс дипломантлары булды: думбра классы буенча Радель Гатауллин, Дарья Сутугина һәм Никита Ермолаев, укытучылары Клюева Татьяна Анатольевна, концертмейстер Федосеева Анастасия Александровна.
Лаешта яшәүче Фидус абый Әсхәдуллин – чып-чын герой, Социалистик Хезмәт Герое. Гаҗәеп тыйнак кеше. Очрашуга килгәндә күкрәгендә алтын медаль балкый иде. Кайтып киткәндә, салып куен кесәсенә тыкты. Аны нигә бөтен дөньяга күрсәтеп мактанып йөрергә тиеш соң әле мин, ди.Фидус Фәиз улы 45 ел гомерен диңгез флоты пароходчылыгына багышлаган, һөнәре буенча механик, өлкән мастер.
42 илдән – Ямайка, Конго, Кытай, Яңа Зеландия, Израиль, Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан һәм башкалардан 300гә якын катнашучы Чаллыда билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионаты һәм төрекмән көрәше Гореш буенча дөнья чемпионатына җыелды. Көрәш буенча мондый дәрәҗәле ярышлар Россиядә беренче тапкыр үткәрелде. Ирекле һәм классик стильдә 32 комплект бүләк уйнатылды.