ЯҢАЛЫКЛАР


13
август, 2016 ел
шимбә

“Алтын көз” гаилә һәм балаларга ярдәм итү бүлегендә Интернетка багышланган чара узды. Интернет файдалы булган кебек үк, аның зыяны да бар. Шуны исәпкә алып, социаль эшләр белгече Лилия Сытова аның кагыйдәләре һәм законнаны белән таныштырып китте. Әлеге чараның максаты булып балаларның компьютер вируслары, аларның таралуы, вирусларга каршы программалар турында балаларның белемнәрен арттыру тора. Чарада 7 бала катнашты. “Куркынычсыз Интернет серләре” уены барышында балалар Интернет белән куллануның 6 серен белделәр.

Лаеш районында Россия Дәүләт Думасына сайлаулар буенча сайлау алды агитациясе бара. 10 августта “Татарстан командасы” җәмәгатьчелек инициативасы һәм җирле җәмәгать үзидарәсе көче белән Лаеш шәһәре руамнары көне билгеләп үтелде. Монда пикет агитациясенә дә старт бирелде. Әлеге чарада зур концерт программасы һәм төрле конкурслар каралган иде. Бәйрәмдә катнашучыларны район сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы Рәисе Рашат Булатов һәм “Бердәм Россия” партиясенең җирле башкарма комитеты җитәкчесе Роза Мышева сәламләде.

 


12
август, 2016 ел
җомга

Лаеш техник-икътисад техникумы нигезендә “Татарстан республикасының һөнәри мәгарифе: әзерлек сыйфатын халыкара стандартларга туры китереп арттыру перспективалары” темасына республика август мәгариф хезмәткәрләре киңәшмәсе кысаларында урта һөнәри белем бирү секциясе булды. Чарада Россия мәгариф һәм фән министрлыгының эшче кадрлар һәм ДПО әзерләү өлкәсендә дәүләт сәясәте Департаменты директоры урынбасары Сергей Картошкин, Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, Лаеш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев катнашты.


10
август, 2016 ел
чәршәмбе

Гамәлдәге законнарга ярашлы төстә, ташламалы рецептлар белән дарулар алу дәүләт тарафыннан гарантияләнә. Дөрес сайлау бик мөһим: акчалата эквивалентны түгел, ә социаль хезмәтләр җыелмасын алу.

 


8
август, 2016 ел
дүшәмбе

Район башлыгы Михал Афанасьев Мәскәү шәһәре Думасы депутаты Ринат Лайшев белән очрашты. Аралашу барышында алар нәтиҗәле хезмәттәшлек турында сөйләштеләр.

 


6
август, 2016 ел
шимбә

Бүген Лаеш районында Казанда узучы мелиорация буенча республика семинар-киңәшмәсе катнашучылары булды. Чарага Россиянең 15 төбәгеннән эре федераль предприятиеләр җитәкчеләре чакырылды. Анда Россия авыл хуҗалыгы министрлыгының мелиорация Департаменты директоры Валерий Жуков, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габрахманов, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.

 


28
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Лаеш реабилитация үзәгендә “Дан минуты” исемле социаль-мәдәни чара узды. Мондый чаралар оешмада һәм айда үтә. Күп кенә балалар үзләрен төрле иҗат эшләрендә сынады. Бер көнгә алар җырчы, шигырь сөйләүче, биюче рленә керделәр.  Балаларның күбесе сәхнәгә беренче мәртәбә чыкты, шуңа курә дә үзләрен артист, сәләтле һәм уңышлы итеп тоярга мөмкинлекләре туды. Чара ахырында аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.


27
июль, 2016 ел
чәршәмбе

Шәһәребез көннән-көн матурлана. Төзекләндерү эшләренең кызган чагы җәйгә туры килә – бу максатлар өчен бик тә уңай вакыт.

 

Шәһәр кунакларын һәм лаешлыларны Державин мәйданындагы яңартылган фонтан янында еш күрергә була. Ә кичләрен өч катлы фонтан төрле төсләр белән балкый.

Лаеш техник-икътисад техникумына керү урыны танып булмаслык итеп үзгәртелгән. Хәзер Лаешта үзебезнең “Потемкин баскычы“ бар. Территорияне төзекләндерү тулы көчкә бара, туфрак китерелгән, аны тигезлиләр. Тиздән газон үләне яшәрер, чәчәк түтәлләре барлыкка килер, агачлар һәм куаклар утыртылыр.

 

Исереккә диңгез генә тубыктан түгел, аңа канун да язылмаган. Әмма Лаеш районы прокуратурасы бу сүзләр белән ризалашмады һәм шактый күләмдә спиртлы эчемлек капкач яңадан руль артына утырган машина йөртүчегә карата гаепләү актын раслады.

 

Венгриянең авыл хуҗалыгы буенча белгечләре Лаеш районы хуҗалыкларында булдылар. Кунаклар “Биосфера”да җиләк-җимеш культураларын үстерү, “Хәерби” хуҗалыгында бәрәҗге үрчетү, Иванцов шәхси предприятиесендә клубника үстерү, “Нармонка” агрофирмасында бәрәңге һәм яшелчә үстерү тәҗрибәсе белән таныштылар. Сәфәр барышында Венгрия фәнни институтлары белән Лаеш хуҗалыклары арасында хезмәттәшлек итү турында сөйләшүләр булды. Венгрия институты инде 50 ел дәвамында эшли, алар орлык һәм культуралар җитештерү буенча бай тәҗрибә туплаган, шулай ук төрле чир һәм вируслар белән көрәш юлларын да беләләр.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International