Атна буе, 12-19 сентябрь көннәрендә молодая.семья сайтында онлайн форматта Бөтенроссия яшь гаиләләр форумы узачак. Аның кысаларында Росмолодежьның грант конкурсы узачак.
Татарстан 2024 елга кадәр “Хәләл” продукция экспортлауны 2020 ел елдакөтелә торган йомгаклар белән чагыштырганда кимендә 2 мәртәбә арттыру бурычын куйды.
Төзекләндерү эшләре республиканың 41 районында һәм 2 шәһәр округында алып барыла.
Хөрмәтле Лаеш муниципаль районында яшәүчеләр 2020 елның 20 августында 10 сәгать 00 минутта Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан видеоконференция режимында (үткәрү урыны: Лаеш шәһәре, Первомайский ур., 39 йорт, икенче кат, район Советының зур залы) башкарма законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтү планлаштырылган.
Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгы "Сәламәтлек саклау" илкүләм проекты кысаларында медик-социаль экспертизага электрон юнәлеш булдыру буенча яңа сервис белән эшли башлады.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстанның кайбер районнарында яшенле һәм көчле яңгырлар турында кисәтте.
«Быел беренче тапкыр мәктәп бусагасын 1 миллион 900 мең беренче сыйныф укучысы атлап керәчәк. Һәм безнең бурыч-бу вакыйга һәркем өчен чын мәгънәсендә якты булсын өчен барысын да эшләү. Бу 1 сентябрьдә булачак.
Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов бүген гражданнарны шәхси кабул итте. Җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре, торак шартларын яхшырту һәм мәктәп белемен үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасының яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов вакансияләр яшьләр агрегаты, вузларда эшкә урнаштыру үзәкләре, студентлар отрядлары эшчәнлеге һәм башка проектлар турында сөйләде.
Лаешта мәгариф һәм социаль яклау өлкәсендә эшләүче хатын-кызларга профилактик карау үткәрелде. Безнең районга «Камаз»автомобиле базасында күчмә маммограф килде. Медицина җиһазлары хатын — кызларны стационардан тыш рентгенологик тикшерү өчен билгеләнгән аппаратлар иртә стадияләрдә сөт бизе авыруларын ачыкларга мөмкинлек бирә. Тикшеренү сөт бизенең яман шешенең клиник формаларын ачыкларга мөмкинлек бирә, алар УЗИ буенча билгеләнми.