ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле Лаеш муниципаль районында һәм Лаеш шәһәрендә яшәүчеләр! Лаеш районы башкарма комитеты искәртә, ”Соры” хезмәт базары” юнәлеше буенча закон бозу очраклары турында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасының https://uslugi.tatarstan.ru ссылкасы аша “Хезмәт мөнәсәбәтләре рәсмиләштермәү” һәм “Хезмәткә түләүнең яшерен формалары” бүлекләренә хәбәр итәргә була. Шулай ук 2-52-12, 2-57-35 телефоннары аша кайнар линиягә дә хәбәр җибәреп була.

Бүген район Советының зур залында район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе үтте.

 

Бу көннәрдә «Казан» агросәнәгать паркында бакчачыларның «Бакча-2018» бәйрәме үтә. Анда үз продукцияләрен Югары Ослан, Түбән Кама, Питрәч, Тукай, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш һәм Әлмәт районнары, Казан һәм Ял Чаллының әйдәүче коммерциячел булмаганбакчачылык ширкәтләре тәкъдим итә


14
сентябрь, 2018 ел
җомга

Лаеш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, 14 сентябрьгә 18 200 га мәйданда туфрак эшкәртелгән, 7 500 тонна силос әзерләнгән, бер шартлы башка гомуми азык берәмлеге - 20,2 ц. 

 Район хуҗалыкларында яшелчәләр җыю башланды, 14 га алынган, уңдырышлылык 440 ц/га тәшкил итә. Бәрәңге 92 га мәйданнан алынган (гомуми мәйдан 569 га), уңдырышлылык - 235 ц/га. 

 

Сокуры авылы китапханәсендә кече яшьтәге мәктәп укучылары читтән торып «Село мое родное - сердцу дорогое» сәяхәтенә чыктылар. Чара “Кече Ватан” төшенчәсенең нәрсәне аңлатуы турында сөйләүдән башланды. 

Габишево авылы китапханәсе каршындагы «Книжный сундучок» түгәрәге җәйге каникулдан соң үз эшен яңадан башлап җибәрде. Китапханәчеләр түгәрәккә йөрүчеләрне Борис Заходер тууның 100 еллыгына багышланган шигъри бәйрәмгә чакырдылар. Борис Владимирович Заходер – рус һәм совет шагыйре, язучы, тәрҗемәче.

«Татарстан – Россия бизәге» - Урта Девятово мәктәбенең 1-4 сыйныф укучылары өчен мәдәният дәресе шундый исем астында үтте. Авыл китапханәсе китапханәчесе Нуждина Татьяна Николаевна балаларны Татарстанның иң гаҗәеп урыннары белән таныштырды һәм «По родным просторам Татарстана» туган якны өйрәнү викторинасында катнашырга тәкъдим итте.

Татарстанда 12-14 сентябрьдә үтүче «Державин укулары» XIV Халыкара фәнни-практик конференция бүген эшенЛаеш районында дәвам итте. Г.Р.Державин исемендәге Сокуры урта мәктәбендә бөек рус шагыйре хөрмәтенә мемориаль такта ачтылар. Әлеге тантанада юстициянең Бөтенроссия дәүләт университеты ректоры Ольга Александрова, Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар катнашты.

 


13
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

ТР Премьер-министры урынбасары – республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендә Татарстан делегациясе эш визиты белән Санкт-Петербургка китте. Анда бүген II Халыкара балык сәнәгате форумы һәм балык индустриясе, диңгез продуктлары һәм технологияләр күргәзмәсе эшен башлады.

 

Лаеш шәһәрендә «Россия-1» телеканалы өчен Гүзәл Яхинаның шул исемдәге романы буенча «Зулейха открывает глаза» сериалын төшерә башладылар. Исегезгә төшерәбез, Кама буенда бик зур декорацияләр – Семрук тарихи поселениясе төзелде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International