Лаеш районы прокуратурасы тарафыннан гражданнарның – күпквартирлы йортлар төзүдә өлешләп катнашучылар хокукларын бозмау өлкәсендә даими төстә күзәтчелек алып барыла.
Имәнкискә авылында И.Р.Сәетова КФХ басуларында туфрак эшкәртү мәсьәләләре буенча район семинары узды. Аның кысаларында «Гелиос агро» һәм «Сабагро» компанияләре тарафыннан Лаеш районы администрациясе белән берлектә оештырылган «Massey Ferguson»
Бүген, 20 сентябрьдә, Казан шәһәре Яңа Савин районының «Гимназия № 179» МБОУ укучылары Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеена килделәр. Аларны Лаеш өязе турында театральләштерелгән программа белән Екатерина II һәм Екатерина Дашкова каршы алды.
Татарстан Республикасы Лаеш районы этник маршруты кысаларында, "Каравон" ансамблендә кунакта Мәскәү һәм Пермьнән җыелма туристик төркем булды. Ансамбль белән очрашуда кунаклар җирле рус гореф-гадәтләре буенча пешерелгән икмәкне авыз иттеләр,
Краснодар краеның Гулькевичи шәһәрендә 2001-2003 елгы кызлар арасында ирекле көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары үтте. Алар Кубаньда ирекле көрәшкә нигез салган В.А.Москаленко истәлегенә багышланган. Ярышларда Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән150 спортчы катнашты.
ТР буенча эчке эшләр министры Артём Хохорин Россия ЭЭМның Лаеш районы бүлеге коллективын яңа начальник белән таныштырды. Ул – полиция полковнигы Радик Егоров, элек Буа районында шундый ук вазифа биләгән. Чарада шулай ук район башлыгы Михаил Афанасьев катнашты. Ул Радик Егоровка яңа эш урынында уңышлар теләде, ә Артём Хохорин аның алдына яңа бурычлар куйды.
Орел авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Золотая осень» уен программасы үткәрелде. Балалар китапханәче Садриева Фәридә Вәлиулла кызының көз турында сөйләвен бик теләп тыңладылар, үзләре дә рус шагыйрьләре шигырьләрен сөйләделәр, көзге табышмакларга җаваплар таптылар. «Узнай по вкусу овощ», «Листопад», «Дождь, дождь», «Грибная поляна» уеннарында актив катнаштылар. Чара өчен «Осенняя фантазия» күргәзмәсе оештырылган иде. Анда Орел мәктәбенең кече сыйныф укучылары эшләнмәләре тәкъдим ителде.
19 сентябрьдә Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеена кунакка Казан шәһәреннән “КОМЗ” АҖ (Казан оптик-мехеник заводы) профсоюз оешмасы төркеме килде.
Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә «Профилактика наркомании среди населения Республики Татарстан» программасы кысаларында үз фикереңне аргументлау, үз мәнфәгатьләреңне яклау буенча («Горе» рус халык әкияте материаллары буенча) метафорик тренинг үтте.
2017 елның 1 гыйнварыннан ТР Министрлар Кабинетының №604 «О реализации пилотного проекта «Приемная семья для пожилого человека» Карары көченә керде.