Россия Саклык банкының “Татарстан банкы” бүлеге идарәчесе Рушан Сәхбиев Россия Саклык банкы һәм Google ширкәтеннән “Бизнес-класс” бушлай булган программа буенча 7361 эшмәкәр язылды дип Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка хәбәр итте.
“Алтын көз” гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге үзәге базасында “Татарстан яшьләренең патриотик тәрбиясе” программа асты чаралары планы кысаларында бүлек белгечләре “Кырымның тулы азат ителүе көне. Кырым башлану операциясенең тәмамлануы” күмәк дәресен оештырдылар. Үсмерләргә 1944 елның 8 еннән 12 нче апреленә кадәр 4 нче Украина фронты көчләре һәм Аерым Диңгез алды армиясе белән Кара диңгез һәм Азов хәрби флотилиясе көчләре тарафыннан Кырым башлану операциясе һәм Кырымны немец гаскәрләреннән азат итү турында сөйләделәр. Аларга шулай ук Кырым башлану операциясендә нинди хәрби хәрәкәтләр кылынуы хакында бәян ителде. Әлеге чараның максаты булып ватанпәрвәрлек, үз халкыңның батырлык тарихы өчен горурлык хисләре тәрбияләү, Бөек Ватан сугышы турында белемнәрне арттыру тора.
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Лаеш балалар йортында “Татарстан” иҗтимагый-сәяси журналы хезмәткәрләре булып китте. “Редакция кухнясы” дигән чара уздырылды. Катнашучылар арасында редактор Татьяна Вафина, фотохәбәрче Наталья Смирнова, журналистлар Ольга Туманская һәм Нинди Әхмәтшина, шулай ук РАТАТУЙ кулинария студиясе.
Комлы Кавәл авылы мәктәбенең 1 сыйныф укучылары өчен китапханәдә дәрес узды. Балалар китапханәләрнең ни өчен кирәклеге, үзләренең яшендә нинди китап һәм журналлар укырга булуы турында белде. Дәрес 27 майда билгеләп үтелүче “Китапханәче көненә” багышланган иде. Чараны китапханәче Т.Н.Милина оештырды.
Соңгы кыңгырау – уку тәмамлану символы, шулай ук ул яңа өлкәннәр тормышына аяк басу. Бу балалар, ата-аналар, укытучылар өчен онытылмаслык бәйрәм. Кем, мәктәп елларын бергә үткәргән классташларын, партадашын онытыр? Әлеге якты һәм җылы кичерешләр сезнең белән мәңгелеккә калыр. Бүген Ташкирмән мәктәбенең 9 сыйныф укучылары, ә алар безнең дүртәү, соңгы кыңгырау чыңлады. Бәйрәмдә Макаров авыл җирлеге башлыгы В.В.Кормачев, шулай ук мәктәп директоры М.Т.Сидорова белән берлектә барлык коллектив катнашты. Укучыларны котладылар, сәламәтлек һәм тормышларында уңышлар теләделәр. Хәерле юллар, балалар!
Лаеш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе чебиләр алу өчен шәхси хуҗалык тотучыларның чыгымнарын капларга авыл җирлекләреннән документлар кабул итә. Субсидияләрнең суммасы түбәндәгечә: бер баш күркә һәм казга – 100 сум, үрдәк – 80 сум, бройлер чебеше – 30 сум. Субсидиянең күләме сатып алынган чебиләрнең ярты бәясеннән дә артыграк була алмый. Шулай ук ул бер хуҗалыкка 50-100 баш кош-корт алганда гына бирелә. Акчаларны алу өчен үзегезнең авыл җирлеге башлыкларына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кулыгызда кош-кортларны сатып алганны белгертүче документлар булырга тиеш.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Каравон” рус фольлоры фестивалендә уздыруга кагылышлы матбугат конференциясе үтте. Бәйрәм хакында, аның нечкәлекләре һәм сюрпризлар хакында Татарстан Мәдәният министрлыгында бүлек җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова, традицион мәдәниятне үстерү бүуенча республика үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова сөйләде. Матбугат конференциясендә Лаеш районын мәдәният бүлеге җитәкчесе Ильнур Гайниев тәкъдим итте.
Исегезгә төшерәбез, “Каравон” 29 майда Лаеш районы Никольское авылында узачак. Анда Татарстан районнары һәм Россия төбәкләреннән фольклор ансабльләре белән халык эшләнмәләре осталары киләчәк. Россия Мәдәният министрлыгы җитәкчелегенең килүе дә көтелә. Бәйрәмнең махсус кунаклары булып Беренче каналдагы “Уйна, гармун” тапшыруы һәм телевидение алып баручысы Анастасия Заволокина тора. 2015 еда фестивальгә 20 меңнән артык тамашачы һәм 170 тән артык төркем катнашкан. 29 майда “Каравонда” Гиннес рекордлар Китабы вәкилләре катнашында иң зур биюче һәм җырлаучы әйлән-бәйлән оештыру планлаштырыла.
Лаеш районы матбугат хезмәте
Комлы Кавәл авылы мәктәбе делегатлары “Феникс” иҗади һәм гражданнарның инициативасына ярдәм итү Үзәге белән Татарстан Фәннәр академиясенең экология проблемалары һәм табигать казылмалары Институты сусаклагычлары зонасы елы кысаларында оештырган “Чиста ярлар” экологик-яңарту акциясендә катнашты. Укучылар арасында гражданлык саклануны пропагандалау, ГТО нормативларын үтәүне яхшырту максатыннан мкәтәптә Балаларны яклау көненә багышланган хәрби-спорт эстафетасы узды.
22 майда Казанда ХV “Мини мисс Татарстан – 2016” республика балалар матурлык һәм талантлар конкурсы узды. Анда бәйрәмне, Мәскәүнең билгеле алып баручысы Тимур Ришар белән бергә, “Созвездие-Йолдызлык – 2016” җиңүчесе конферансье Алиҗан Абдуләхәт ( Олы Кабан клубы) тә алып барды. Әлеге миссяине ул үтәде һәм конкурс оештыручыларының ышанычын тулысынча аклады.
“Каравон” рус фольклоры фестивале 29 майда сәгать 10 да Никольское авылында узачак. 30 ел элек үткәрелә башлаган бәйрәм республикада һәм аннан читтә дә зур популярлык казана. Шушы еллар эчендә аның дәрәҗәсе бермә-бер артты, район масштабыннан халыкара фестивальгә әверелде. “Каравон” – Лаеш районының мәдәни бренды.