Бүген Лаеш районында Австрия-Россия дуслыгы җәмгыяте генераль секретаре Флориан Стерманн җитәкчелегендәге Австрия делегациясе Лаеш районында булдылар. Алар җирле мәдәният, гореф-гадәтләр һәм традицияләр белән кызыксындылар. Исегезгә төшерәбез, күптән түгел генә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Австриягә барган иде, анда Казан белән Вена арасындагы хезмәттәшлек турында килешүләр төзелде
Россия ЮХИДИ хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Рифкат Миңнеханов Кече Елга авылыннан Равилә Вәлиуллинага Дәүләтавтоинспециясенең 80 еллыгы хөрмәтеннән уздырылган ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм аның гаилә әгъзалары арасында әдәби иҗат республика смотрындагы “Әдәби сүз” номинациясендә 1 урынны яулаган өчен диплом тапшырды. Равилә Багаутдиновна – Россия ЮХИДИсенең Лаеш буенча бүлек җитәкчесе Ильдар Вәлиуллинның әнисе.
Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев бүген “Татмедиа” АҖе составына кергән “Кама ягы” газетасы хезмәткәрләре белән очрашты. Татарстан матбугаты көне уңаеннан ул аларны чәй табынына чакырды, анда район журналистлары эшчәнлегенә кагылышлы сорауларны сөйләштеләр. Михаил Афанасьев газета хезмәткәрләрен, шулай ук барлык матбугат һәм полиграфия хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, иҗади уңышлар һәм авыр эшләрендә бетмәс энергеия теләде.
Лаеш шәһәре балалар китапханәсе хезмәткәрләре №1 гимназиянең 4 “а” сыйныфы укучылары өчен Л.Ф.Баумның тууына 160 ел тулу уңаеннан “Оз иленнән гаҗәеп Тылсымчы” дигән күргзәмә-карау оештырдылар. Әлеге виртуаль күргәзмәдән балалар билгеле Америка язучысы Баум Лаймен Фрэнкның биографиясен белделәр, нәкъ менә ул Оз исемле гаҗәеп илне уйлап чыгарган. Ул әкиятләре әллә ничә телгә тәрҗемә ителгән дөньякүләм танылган балалар әдәбияты классигы. Ул барыбыз да яратып укыган персонажларны уйлап чыгаручы: Гаҗәеп Тылсымчы, Озма, Куркытучы, Тимер Агач кисүче һәм гаҗәеп ил – Оз. Балаларга “Оз иле” китаплар сериясенә кергән барлык китапларны да күрсәттеләр.
Сокуры авылы мәктәбендәге “Эзләү” түгәрәге һәм мәктәп мини-музее җитәкчесе Вера Евдокимова белән 7-8 сыйныф укучылары “Алтын көз” халыкка социаль ярдәм күрсәтү буенча Комплекс үзәгендә тәрбияләнүчеләрне патриотик тәрбия мәсьәләләрен хәл итү өчен кунакка чакырдылар.
17 майда Г.Р.Державин исемендәге Лаеш крае музеенда музейлар көненә багышланган чара узды. “Монда минем илемнең башлангычы” район конкурсында беренче урынны 6 сыйныф укучысы Л.Моисеева (җитәкчесе – тарих укытучысы В.Л.Блохина) һәм 7 сыйныф укучысы Л.Никитина яулады (җитәкчесе – рус теле һәм әдәбияты укытучысы Е.Н.Хәлиуллина).
Халыкара музейлар көнен уңаеннан Г.Р.Державин исемендәге Лаеш крае музеенда “Монда минем илемнең башлангычы” дигән район конкурсы катнашучыларын тәбрикләү чарасы узды. Конкурста район мкәтәпләреннән 79 укучы катнашты. Алар иҗади эзләнүләрен, эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр.
Гаилә гади генә түгел, ул бер фатирда бергә тору, кунакларга йөрү генә түгел... Гаилә – ул бер-береңне ничек бар, шулай кабул итү, гаугасыз гына җаваплы карарларга килү, җаваплылык, авыр вакытларда бер-береңә терәк булу. “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекс үзәге карамагында 31 гаилә тора. Аларның күбесе “алтын туйларын” билгеләп үтте. Әлеге гаиләләрдә бер-береңә карата хөрмәт, аңлау, мәхәббәт һәм ярдәмләшү хөкем сөрә.
Монда ул “Таткабель” заводында Россиядә бер генә булган 500 кВ ка кадәр егәрлекле тәҗрибә станциясен ачу тантанасында катнашты. Предприятие “ИНВЭНТ” компанияләр төркеме составында эшли, ул Столбище авылында урнашкан. Моңа кадәр Татарстан Президенты, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев белән җитештерү процесслары белән танышты һәм эшчеләр белән аралашып алды. Бу вакытта бизнес, федераль һәм республика министрлыклары вәкилләре өчен “Таткабель” заводы буйлап экускурсия оештырылган иде.
Державино мәктәбендә барлык сыйныфларда да Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Лаеш районындагы ГИМС идарәсе инспекторы В.А.Трифонов “Җәйге чорда суда үзеңне куркынычсыз тоту чаралары” темасына әҗгәмә оештырды. Тиздән җәй җитә һәм балаларның конегандагы куркынычсызлыгы әти-әниләрнең һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең төп бурычларының берсе булачак. Уяу һәм игътибарлы булыгыз!