ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм Лаеш районы башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова авыл җирлегендә яшәүче, гаиләләрендә беренче бала туган 25 яшькә кадәрге яшь әниләргә республика социаль түләвен 1500 нче юбилей алучыда булдылар. Ул Лаеш районы Макаровка авылында яшәүче Дарья Мельникова. Яшь әни республикадан 50 мең сум күләмендә бер тапкыр түләнүче ярдәм алачак. Моннан тыш, ул беренче бала туганда яшь ярымга кадәр РФ Президенты Владимир Путин карары буенча түләнә торган төбәктәге яшәү минимумы күләмендә айлык федераль түләү алучы да.

 


21
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Лаеш районына килде. Аны район башлыгы Михаил Афанасьев, ТР буенча эчке эшләр министры Артём Хохорин, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова һәм башкалар озатып йөрде.

 


18
ноябрь, 2018 ел
якшәмбе

Казан шәһәрендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында “БЕРДӘМ РОССИЯ” Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XXVIII Конференциясе булды.

 

Лаеш техник-икътисад техникумы студентлары «Молодые профессионалы» WorldSkills Russia-2018 төбәк чемпионатында катнаштылар. «Обслуживание авиационной техники» компетенциясе буенча Артём Никитин 3 урын алды (җитәкчесе И.А.Алешин), «Промышленный дизайн» буенча Екатерина Шастина (җитәкчесе М.В.Савельева) һәм Егор Бурумов (җитәкчесе Д.Ш.Гайнуллина) 3 урынны бүлештеләр

Халыкара толерантлык көненә Рождествено авыл җирлеге балалары өчен авыл китапханәсе китапханәчесе Ю.М.Симонова авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Л.В.Хәсәнова һәм Ю.Ю.Качалкина белән бергә "У нас единая планета, у нас единая семья" толерантлык дәресе үткәрделәр

Үз карамакларындагылар белән эштә төрле технологияләр үзләштереп, аларның актив төстә озак яшәүләрен озайтырга һәм тормыш белән кызыксынуларын сакларга теләп Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре киң таралган “Бәйләү” хезмәт терапиясен кулланалар.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсендә 2014 елдан башлап контроль-күзәтчелек чараларын планлаштырганда тәвәккәл-ориентлаштырылган якын килү гамәлгә ашырыла. Роспотребнадзор башкарма хакимиятнең беренче федераль органнарыннан булып тәвәккәл-ориентлашкан күзәтчелек кертүгә кереште, бу контроль-күзәтчелек чараларын планлаштыруга методик якын килүләрне яңадан карарга, өстенлекләрне аерып алырга һәм барыннан да бигрәк кеше сәламәтлегенә зыян китерүнең потенциаль югары куркынычы белән бәйле эшмәкәрлек эшчәнлеге объектларын тикшерүгә көчләр юнәлтү мөмкинлеген бирде.

Лаеш шәһәрендә кышкы сезон алдыннан техниканы карау булды. Есенин урамында 30дан артык берәмлек техника куелган иде. Алар безнең районда даими төстә үткәрелүче өйрәнүләр яки гадәттән тыш хәлләр очрагында җәлеп ителә.


12
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Мәктәп укучылары, студентлар һәм 30 яшькә кадәрге эшләүче яшьләр арасында коррупциягә каршы тематикага ел саен үткәрелүче «Творчество против коррупции» иҗади эшләрнең республика конкурсы старт алды.

 


7
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Мәктәп каникуллары көннәрендә Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаганнар өчен Гүзәл Яхинаның «Зулейха открывает глаза» романы буенча сериал төшерелә торган 1930 елларның Семрук тарихи авылына экскурсия үткәрделәр.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International