“Лаешның 1нче гимназиясе” МБОУ укучылары белән очрашу әңгәмә формасында төзелгән иде. Ринат Хәбибуллин – Сугышчан Дан ассоциациясе җитәкчесе, Михаил Черепанов – Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире балаларның сорауларына җавап бирделәр: «Ә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү нәрсәгә кирәк? Ул кешеләрне ничек табарга?…». Ринат Ришат улы, Михаил Валерьевич үзләренең эзләү эше, хәбәрсез югалганнар булып саналган һәм алар эшчәнлеге аркасында исемнәре Ватанга Геройлар буларак әйләнеп кайткан кешеләр турында сөйләделәр.
Район башлыгы Михаил Афанасьев ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары җитәкчелегендәге вәкиллекле делегация белән очрашты, аның составында архитекторлар, проектлаучылар һәм “Архдесант” вәкилләре бар иде.
Орел авылы китапханәсендә 4-5 сыйныф укучылары өчен «Сүзлекләр, энциклопедияләр һәм белешмәлекләр» китапханә дәресе үткәрелде.
Комлы Ковали мәктәбендә югары сыйныф укучылары өчен В.С.Высоцкийның 80 еллыгына багышланган «Поющий нерв эпохи» әдәби кичәсе үтте. Авыл китапханәсе китапханәчесе
Бүген Пәрәү авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Мәрьям Шакирова үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Бүген РФ ЭЭМның Лаеш районы бүлеге коллективын яңа начальник белән таныштырдылар, ул – Илнур Җәләлов. Чарада район башлыгы Михаил Афанасьев, ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары Рафаэль Гыйльманов, район прокуроры Дмитрий Белянин, район суды рәисе Мәгънәви Гәрәев катнашты.
Татарстанның хокукый мәсьәләләр буенча мәгълүмати-консультация төркеме группа Лаеш районында яшәүчеләргә бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәк.
23 гыйнварда 10:00 дән 12:00 гә кадәр «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясенең Лаеш җирле бүлегенең иҗтимагый кабул итүендә Лаеш шәһәре, Чернышевский урамы, 23 йортта Лаеш шәһәре депутаты, РЭГС начальнигы Рөстәм Аглюков гражданнар кабул итәчәк.
Узган якшәмбедә Лаешның 2нче мәктәбе бозлавыгында тимераяк спорты буенча КДЮСШ беренчелеге булды.
Узган елда Лаеш районында 254 бала туган. 20 яшьлек әти һәм 19 яшьлек әни иң яшь ата-ана булганнар. Иң өлкән әтигә 55, әнигә – 43 яшь. Узган елда иң киң таралган исемнәр: Александра, Валерия, Виктория, Милана, Надежда; Богдан, Егор, Гордей, Дамир, Карим, Никита. Әти-әниләр балаларына сирәк исемнәр дә биргәннәр: Даир, Адам, Мәликә.