ЯҢАЛЫКЛАР


27
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

26 декабрьдә Лаеш шәһәрендә үзәк чыршыны ачу булды. Тантаналы чарада Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин катнашты. Алар лаешлыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар, аннан соң бүләкләр тапшырдылар: Анатолий Фомин үзләрен яхшы яктан күрсәткәннәргә оешма грамоталарын, ә Михаил Афанасьев – районның предприятие территорияләрен һәм шәхси йорт хуҗалыкларын яңа елга бизәү конкурсында җиңүчеләргә.


26
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеена килгәндә мәктәп укучыларына кышкы каникулда Лаеш ягы тарихы турында белү мөмкинлеге генә түгел, «Путешествие во времени» уен программасында катнашу мөмкинлегедә бирелә. Бүген “сәяхәтчеләр” Лаешның 3 мәктәбе укучылары булды.


25
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

Казан шәһәренең “Ракета” стадионында тимераякта узышу спорты буенча “Олимпия өметләре” турниры булды. Анда Саратов, Ульяновск, Чабаксар, Новочебоксарск, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Кайбыч районы и Казаннан 158 спортчы катнашты.

Десантчы сугышчыларның үзәкнең инвалид балаларын котлавы яхшы гадәткә әйләнә. Быел һава гаскәрләре ветераннары музыкаль чыгышлар, үзе дә җанланган әкиятне хәтерләтүче яңа ел торты һәм, әлбәттә, һәр балага яңа ел бүләге әзерләгәннәр.

22-23 декабрьдә Ижевск шәһәрендә ирекле көрәш буенча СССР спорт мастеры Никита Плетнев истәлегенә багышланган бөтенроссия турниры булды.


22
декабрь, 2017 ел
җомга

Пенсия фонды укучы яшьләр арасында пенсия грамоталылыгын күтәрү кампаниясен дәвам итә. 2017 елның 21 декабрендә Пенсия фонды идарәсе начальнигы Ирина Алешина Рождествено һәм Атабай мәктәпләренең югары сыйныф укучылары өчен тематик дәресләр үткәрде.

Татарстан Республикасы Президенты Указы белән җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген үстерүдәге хезмәтләре һәм Лаеш муниципаль районының социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүе өчен Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнде.

21 декабрьдә, яңа ел могҗизалары көткәндә, Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда мәктәп укучылары өчен әкият һәм могҗизалар дөньясына ишекләр ачылды.


21
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советы каршындагы мәйданда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР муниципаль учреждениеләре һәм җирлекләре җитәкчеләренә яңа эш автомобильләре һәм автобуслары ачкычлары тапшырды. Барлыгы 93 Chevrolet Niva автомобиле һәм 7 Ford Transit автобусы (Казанга һәм Яр Чаллыга) тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International