ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Иртәгә, 8 ноябрь көнне, Татарстан һәм Казан буенча һава торышы шартлары бозылу көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Төнлә буран, көндез юеш кар һәм пыскак яңгыр көтелә. 15-17 метрга кадәр көчәючән җил, бозлавык һәм томан да фаразлана.

Синоптиклар күз күреме 500 метрга кадәр начарлану, бозлавык һәм кар көртләре турында кисәтә.

Бүген район Советының зур залында район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә гадәттәге “эшлекле дүшәмбе“ киңәшмәсе үтте. Узган атнадагы оператив хәл турында РФ ЭЭМның Лаеш районы бүлеге начальнигы урынбасары Павел Яковлев сөйләде.

Комлы Ковали авылы китапханәсендә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Дом для картин» чарасы үткәрелде. Табигать күренеше рәсемнәрен яратучылар гадәти булмаган библиомузейда булдылар. Сәяхәт Третьяковка галереясенә нигез салынуга 106 ел тулуга багышланган. Балалар музейның импровизацияләнгән заллары буйлап йөреп кенә калмадылар, ә  Решетниковның «Опять двойка» һәм Перовның «Охотники на привале» картиналарын җанландырдылар да. Чара авыл мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнде һәм үткәрелде.


3
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Лаешның тернәкләндерү үзәгендә атна дәвамында инвалид балалар өчен Россиянең дәүләт бәйрәме – Халык бердәмлеге көненә багышланган тематик чаралар узды. 
Чаралар барышында балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, ата-бабаларыбызның Ватан бәйсезлеге өчен кылган батырлыклары белән таныштылар. Балалар илебезнең нинди бөек һәм матур, ә тарихының вакыйгаларга ничек бай булуын искә төшерделәр, дәүләт символлары турында белемнәрен ныгыттылар.
 

Көз җитү белән авылларда “Каз өмәләре“ башлана. 2 ноябрьдә Атабай авылы мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре “Бибинур“ халык фольклор ансамбле катнашында Гайфуллин Илгиз йортында халыкка күрсәтү өчен “Каз өмәсе“ үткәрде. “Каз өмәсе“ җыр-биюсез, шаяртуларсыз булмый, боларның барысын эш белән бергә башкардылар. Ә бу вакытта йорт хуҗабикәсе катнашучылар өчен “Зур бәлеш“ һәм каз мае белән майланган коймаклар пешерде.

1 сыйныф укытучысы Габидуллина Альмира Илгиз кызы каникулда “Көз бәйрәме“ дәрестән тыш чарасы үткәрде. Барысы да уен формасында, табышмаклар, шаяртулар, гадәти булмаган биремнәр белән үткәрелде. “Яшелчә һәм җиләк-җимешләр җый“ һәм “Гөмбә җый“ уеннары уйнадылар. 

Китап озаграк хезмәт итсен өчен аны кайгыртырга, “авырып киткән“ икән, аны “дәваларга“ кирәк. Чәршәмбе көнне, 2 ноябрьдә, мәктәп китапханәсенең китап фондын саклау максатыннан “Китап хастаханәсе“ акциясе үтте. Китапханәче Киселева Ирина Андреевна әлеге акция өчен китапханәдә түгәрәк өстәл оештырган, алдан ук “дәвалау“га мохтаҗ китапларны әзерләгән. Ул аларны балаларга таратты һәм алар эшкә керештеләр. 

Россиянең дәүләт бәйрәме – Халык бердәмлеге көне алдыннан «Россия. Родина. Единство» мәдәни-танып белү чарасы белән Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Лаеш тернәкләндерү үзәгендәге балаларда кунакта булды.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан «Поддержка начинающих фермеров в Республике Татарстан на 2015 - 2017 годы», «Развитие семейных животноводческих ферм на базе крестьянских (фермерских) хозяйств в Республике Татарстан на 2015 - 2017 годы» ведомство программаларында катнашучы крестьян (фермер) хуҗалыкларын, шулай ук «Развитие сельскохозяйственной потребительской кооперации в Республике Татарстан на 2015 - 2017 годы» программасы буенча матди-техник базаны үстерү өчен грантлар тапшыруга авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын сайлап алу буенча конкурс игълан ителгән.
Гаризалар 2016 елның 31 октябреннән 21 ноябренә кадәр кабул ителә.
Грант тапшыру тәртибе һәм документлар формалары турында мәгълүмат ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының /agro.tatarstan.ru/ рәсми сайтында «Гранты фермерам, сельхозкооперативам и субсидии ЛПХ» бүлегендә урнаштырылган.


2
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Мине сокландырган, гаҗәпләндергән, яраттырган кешеләрне журналист булып эшләү дәверемдә байтак очраттым. Ә Вадим Мишин дигән кеше белән очраша алмый калдык. Югыйсә юлларыбыз кисешкән чаклар да булган икән. Бер чорда КамАЗ юлын таптап йөргәнбез югыйсә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International