ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Лаеш муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе утырышы булды. Чараны район җитәкчесе – Лаеш муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе рәисе Илдус Зарипов үткәрде.

Лаеш техникумы WorldSkills стандартлары буенча белгечләр әзерләрли башлады. Лаеш техник-икътисад техникумы «эшмәкәрлек», «бухгалтерлык исәбе»компетенцияләре буенча демонстрацион имтихан үткәрү үзәге статусын бирү турында аттестат алды.


11
март, 2020 ел
чәршәмбе

Республика матди ярдәм үзәгенең 25 нче бүлекчәсе гражданнарны кабул итү графигы турында хәбәр итә. Гражданнарны шәхси сораулар буенча бүлек мөдирләре кабул итә:

Сишәмбе 13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр;

Пәнҗешәмбе 09.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр.

Пәрәү авыл җирлегендә тантаналы чара узды. Тыл хезмәтчәннәренә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медальләре тапшырылды.

Бүген Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты, Совет һәм муниципаль район Башкарма комитетының структур бүлекчәләре җитәкчеләре, район үзәге оешмалары, предприятиеләре, учреждениеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары, белгечләр белән аппарат киңәшмәсе үткәрде.


10
март, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Лаеш муниципаль районы Советында Илдус Зарипов гражданнарны кабул итте. Аерым алганда, Лаеш районында авыл хуҗалыгын үстерү, юллар төзү, инвалид гаиләсенә торак бүлеп бирүне тизләтү, шулай ук җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү

Бүген Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов гадәттән тыш хәлләр буенча республика комиссиясе вәкилләре белән очрашты, анда районда гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча әзерлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. 


Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, Татарстанда тәүлек эчендә генә дә 6 кеше боз астына киткән.

 

Россия төбәкләре сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасын башлап җибәрүгә әзерләнәләр. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Лаеш районының Комлы Кавал авылындагы амбулаториядә булу кысаларында хәбәр итте. Аны Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов һәм сәламәтлек саклау министры озата йөрде


8
март, 2020 ел
якшәмбе

Кадерле хатын-кызлар! Халыкара хатын – кызлар көне-8 Март белән иң җылы, ихлас котлауларны кабул итегез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International