ЯҢАЛЫКЛАР



21
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советы каршындагы мәйданда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР муниципаль учреждениеләре һәм җирлекләре җитәкчеләренә яңа эш автомобильләре һәм автобуслары ачкычлары тапшырды. Барлыгы 93 Chevrolet Niva автомобиле һәм 7 Ford Transit автобусы (Казанга һәм Яр Чаллыга) тапшырылды.

Район башлыгы Михаил Афанасьев авыл җирлекләрен йөреп чыкты. Башта ул 25 Октябрь исемендәге поселокта булды. Монда 2018 елда яңа клуб төзү планлаштырыла. Михаил Афанасьев аны урнаштыру мөмкин булган территорияләрне һәм мәдәният йортының иске бинасын карады.

Балалар йортында тәрбияләнүчеләрне “Казан Кремле” музей-тыюлыгының Татарстанның табигый тарихы музеенда урнашкан «Естественно, наука!» лабораториясе «Секретная лаборатория Деда Мороза» программасы белән беренчеләрдән булып котлады.

20 декабрьдә район Советының зур залында район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә ике Комиссия – террорчылыкка каршы көрәш һәм коррупциягә каршы көрәш комиссияләре утырышы булды. Анда район прокуроры Дмитрий Белянин, РФ ЭЭМның Лаеш районы бүлеге начальнигы Юрий Летучев, Комиссияләр әгъзалары, оешма һәм учреждениеләр җитәкчеләре катнашты.


20
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

Яңа ел алдыннан “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль тармак ветераннары очрашуы булды. Барысына да сәламләү сүзе һәм яхшы теләкләр белән Лаеш муниципаль районында социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Сюнина мөрәҗәгать итте.

Рождествено авылы китапханәсендә китап күргәзмәсе – “Яңа ел калейдоскобы” сюрпризы оештырылган, анда яңа ел тематикасына китаплар, кышкы әкиятләр һәм мәгҗизалы әкиятләр тәкъдим ителә.


19
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

Ул күп кенә интеллектуаль уеннар, аерым алганда «Что? Где? Когда?», «Своя игра» һәм «Брейн-ринг» җиңүчесе. “Своя игра”да ул рәттән 6 тапкыр җиңеп хәтта автомобиль ота алган.

Бүген Лаеш муниципаль районыннан 30 бала Казанның “Әкият” курчак театрында үткән хәйрия яңа ел чыршысында катнашты. Безнең район делегациясен Лаеш муниципаль район башлыгы урынбасары – Борһанова Татьяна Петровна җитәкләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International