Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Медиалогия»дән губернаторларның февраль рейтингында өченче урынны алды.
Республика башлыгының цитаталаштыру индексы 78 тәшкил итте, ул узган результат белән чагыштырганда биш баскычка югарырак күтәрелде.
ЮХИДИ һәм яшь инспекторлар Татарстан халкына кесә фонарьлары тараттылар. Чара тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләр тарафыннан фонарьлар йөртүне популярлаштыруга юнәлдерелгән акция кысаларында
Татарстанда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча 15 апрельгә кадәр махсус санитар-эпидемиологик режим кертелә.
Шуңа бәйле рәвештә, халыкара спорт чаралары санитар-эпидемиологик режимы туктатылган вакытка кадәр күчерелде
Бүген Илдус Зарипов Усад авылында, "Айтишка" балалар бакчасы территориясендә киңәшмә җыйды. Алдагы көнне бакчага кар сулары җыелу сәбәпле керү юк дип хәбәр килде. Мәчет янында су тупланган, ул балалар бакчасына бара торган юлда кала. "Айтишка" балалар бакчасы мөдире Гүзәл Гурьянова хәбәр иткәнчә, бакчага керү белән бәйле бернинди кыенлыклар да юк. Чиста, коры, кирәк булса, параллель юл бар
Бүген Лаеш муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе утырышы булды. Чараны район җитәкчесе – Лаеш муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе рәисе Илдус Зарипов үткәрде.
Лаеш техникумы WorldSkills стандартлары буенча белгечләр әзерләрли башлады. Лаеш техник-икътисад техникумы «эшмәкәрлек», «бухгалтерлык исәбе»компетенцияләре буенча демонстрацион имтихан үткәрү үзәге статусын бирү турында аттестат алды.
Республика матди ярдәм үзәгенең 25 нче бүлекчәсе гражданнарны кабул итү графигы турында хәбәр итә. Гражданнарны шәхси сораулар буенча бүлек мөдирләре кабул итә:
Сишәмбе 13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр;
Пәнҗешәмбе 09.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр.
Пәрәү авыл җирлегендә тантаналы чара узды. Тыл хезмәтчәннәренә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медальләре тапшырылды.
Бүген Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты, Совет һәм муниципаль район Башкарма комитетының структур бүлекчәләре җитәкчеләре, район үзәге оешмалары, предприятиеләре, учреждениеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары, белгечләр белән аппарат киңәшмәсе үткәрде.
Бүген Лаеш муниципаль районы Советында Илдус Зарипов гражданнарны кабул итте. Аерым алганда, Лаеш районында авыл хуҗалыгын үстерү, юллар төзү, инвалид гаиләсенә торак бүлеп бирүне тизләтү, шулай ук җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү