ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов гадәттән тыш хәлләр буенча республика комиссиясе вәкилләре белән очрашты, анда районда гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча әзерлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. 


Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, Татарстанда тәүлек эчендә генә дә 6 кеше боз астына киткән.

 

Россия төбәкләре сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасын башлап җибәрүгә әзерләнәләр. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Лаеш районының Комлы Кавал авылындагы амбулаториядә булу кысаларында хәбәр итте. Аны Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов һәм сәламәтлек саклау министры озата йөрде


8
март, 2020 ел
якшәмбе

Кадерле хатын-кызлар! Халыкара хатын – кызлар көне-8 Март белән иң җылы, ихлас котлауларны кабул итегез!


7
март, 2020 ел
шимбә

Рөстәм Миңнеханов авылда ялгыз ир-атлар хатын-кызлар белән таныша алсын өчен күчмә дискотекалар үткәрергә тәкъдим итте. Бу хакта ул Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан журналистлар белән очрашуда сөйләде.

Татарстанда милли проектлар буенча узган ел 341 социаль һәм инфраструктура объекты төзелгән һәм ремонтланган. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Төбәк сәяси советы президиумы комиссиясенең киңәйтелгән утырышында белдерде.

Роспотребнадзорның ТР Идарәсендә яңа коронавирус йогышы очраклары теркәлгән территорияләрдән кайткан гражданнар өчен коронавирусны профилактикалау мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлады.

Татарстан дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыручы төбәк башкарма хакимият органнарының нәтиҗәлелек рейтингын җитәкли. Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь) 2019 ел өчен йомгаклау исемлеген әзерләде.

7 март көнне Татарстан территориясендә көчле җил булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.


6
март, 2020 ел
җомга

Бүген Лаеш районы башлыгы гүзәл затларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады: 

«Сез җәмгыятьтә төп рольләрне уйныйсыз, безне, ир-атларны яңа җиңүләргә рухландырасыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International