ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2018 ел
җомга

Татарстанда 12-14 сентябрьдә үтүче «Державин укулары» XIV Халыкара фәнни-практик конференция бүген эшенЛаеш районында дәвам итте. Г.Р.Державин исемендәге Сокуры урта мәктәбендә бөек рус шагыйре хөрмәтенә мемориаль такта ачтылар. Әлеге тантанада юстициянең Бөтенроссия дәүләт университеты ректоры Ольга Александрова, Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар катнашты.

 


13
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

ТР Премьер-министры урынбасары – республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендә Татарстан делегациясе эш визиты белән Санкт-Петербургка китте. Анда бүген II Халыкара балык сәнәгате форумы һәм балык индустриясе, диңгез продуктлары һәм технологияләр күргәзмәсе эшен башлады.

 

Лаеш шәһәрендә «Россия-1» телеканалы өчен Гүзәл Яхинаның шул исемдәге романы буенча «Зулейха открывает глаза» сериалын төшерә башладылар. Исегезгә төшерәбез, Кама буенда бик зур декорацияләр – Семрук тарихи поселениясе төзелде.

 

2018 елның 11 декабрендә рус язучысы, драматургы, җәмәгать эшлеклесе Александр Исаевич Солженицын тууга 100 ел тула. Ул Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә билгеле.

11 сентябрьдә Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре язучының юбилей датасына багышланган «Истинный патриот и гражданин своей Родины» Бердәм әдәби сәгатьтә катнаштылар. Ул Лаешның 1 гимназиясе 9 сыйныф укучылары өчен үткәрелде. Чара кысаларында балалар язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Алып баручының сөйләве слайдлар күрсәтү белән үрелеп барды.

 

11 сентябрьдә Бөтенроссия аеклык көне үтә һәм бүген «Дорогою добра» отряды волонтерлары Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре белән берлектә Лаеш шәһәре кешеләренә «Трезвость выбор сильных» буклетларын тарату буенча акция үткәрделәр.

 

Террорчылык безнең заманда дөньяда иминлеккә янаучы куркынычларның иң төпләренең берсенә әйләнде.

 

Лаеш районы мәшгульлек үзәге 2018 елның беренче ярты еллыгы өчен эш йомгаклары буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтү буенча рейтингта республикада беренче урынны алды. Үзәк түбәндәге күрсәткечләр буенча алда бара: үзәк хезмәте ярдәмендә гражданнарны эшкә урнаштыру – 75,2%

Лаеш шәһәре көнендә РФ ЭЭМның ТР буенча ЮХИДИ идарәсе начальнигы Ленар Габдерахманов Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев белән бергә Лаешның 1нче гимназиясендә булдылар. Учреждениенең яшь инспекторлары кунакларга виртуозларча велосипедта йөрүләрен күрсәттеләр һәм яшьтәшләрен юл хәрәкәте кагыйдәләрен бернинди тайпылышсыз үтәргә өндәделәр.

 


10
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Быел Лаеш шәһәренә 461, а районга 91 ел була.

Лаешта шәһәр көнен билгеләп үттеләр. Бәйрәм чаралары “Кама диңгезе” пляжында башланып китте. Анда беренче тапкыр ТР прокуроры Кубогына пляж волейболы буенча турнир булды


7
сентябрь, 2018 ел
җомга

Бүген Пәрәү авылына директоры Фәнис Мөсәгыйтов җитәкчелегендә тулы составта К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актерлары килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International