Исереккә диңгез генә тубыктан түгел, аңа канун да язылмаган. Әмма Лаеш районы прокуратурасы бу сүзләр белән ризалашмады һәм шактый күләмдә спиртлы эчемлек капкач яңадан руль артына утырган машина йөртүчегә карата гаепләү актын раслады.
Венгриянең авыл хуҗалыгы буенча белгечләре Лаеш районы хуҗалыкларында булдылар. Кунаклар “Биосфера”да җиләк-җимеш культураларын үстерү, “Хәерби” хуҗалыгында бәрәҗге үрчетү, Иванцов шәхси предприятиесендә клубника үстерү, “Нармонка” агрофирмасында бәрәңге һәм яшелчә үстерү тәҗрибәсе белән таныштылар. Сәфәр барышында Венгрия фәнни институтлары белән Лаеш хуҗалыклары арасында хезмәттәшлек итү турында сөйләшүләр булды. Венгрия институты инде 50 ел дәвамында эшли, алар орлык һәм культуралар җитештерү буенча бай тәҗрибә туплаган, шулай ук төрле чир һәм вируслар белән көрәш юлларын да беләләр.
Кадерле дуслар! №2 мәктәп янындагы стадионда бары тик берничә көн генә, 28, 30 һәм 31 июль Мәскәүнең “КЛОУН” исемле шапито циркы үзенең программасын тәкъдим итә. Анда сез кызыклы таксаларны, Ирландия сарыкларын, Камерун кәҗәләрен, енотларны, капуцин маймылларын, матур песиләрне, хорекларны, Себер рысьларын һәм “Лимбо” цирк сәнгатен күрә аласыз.
2016 елның 27 июленә булган оператив мәгъләматларга карасак, 79,3% шәхси хуҗалыклар һәм 65,7% бакча участоклары саны алынган инде. Сан алу Пәрәү авыл җирлегендә тәмамланды, ә Нармонка, Татар Саралысы, Татар Янтыгы, Атабай, Макаров авыл җирлекләрендә 95% шәхси хуҗалыклардан сан алынды. Моннан тыш, 96,8% авыл хуҗалыгы оешмалары һәм 100% авыл хуҗалыгы булмаган предприятиеләр мәгълүматларын җиткерделәр. Чарада 94% крестьян-фермер хуҗалыклары һәм 100% шәхси эшмәкәрләр катнашты.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, бүгенге көнгә ашлык 3762 гектар мәйданда суктырылган, бу исә гомуми мәйданның 16% ы дигән сүз. Ашлыкның гомуми күләме 12058 тонна, гектарыннан 25,7 центнер уңыш адына. Көн саен кырларда 60 комбайн эшли. Урак өстенең лидеры булып, 738 тонна ашлык суктырган “Семиречье” агрофирмасы комбайнчысы Сергей Депутатов тора.
Пензада өлкә Сабантуе узды. Татар милли бәйрәменең оештыручысы һәм катнашучысы булып Татарстаннан Лаеш районы торды. Сабантуйда районнан зур делегация килгән иде: рәсми затлар, иҗат коллективлары, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һәм халык эшләнмәләре осталары. Бәйрәмдә Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм Пенза өлкәсе губернаторы вазыйфаларын башкаручы Валерий Савин катнашты.
Район Советының олы залында район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә “эшлекле дүшәмбе” киҗңәшмәсе үтте.
20 июльдә Татарстанда баручы сусаклау зоналары елы уңаеннан Матюшино авылында Идел елгасы ярын читарту буенча “Чиста яр” акциясе үтт. Анда Матюшино җирлеге Башкарма комитеты һәм Матюшино авылы халкы катнашты.
Материаль ярдәм күрсәтү буенча Республика үзәгенең Лаеш районындагы №25 бүлекчәсе хәбәр итә: балаларны балалар бакчасында тоту өчен түләнелә торган акчаның бер өлешенә булган өстәмә компенсацияләргә хокукларны яңача рәсмиләштерү вакытында июльдән алып сентябрьгә кадәр эш вакыты бер сәгатькә арттырыла.
Исегезгә төшерәбез, ул илебездә 1 июльдән 15 августка кадәр узачак. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнүдә кулланылучы физик яисә юридик затлар, авыл хуҗалыгы хайваннары тотучылардан сан алына.