Казан шәһәренең Ш.Мәрҗәни урамында урнашкан татар почмагында “Кизләү” (“Ключ”) китабы презентациясе узды. Китапта бөек рус язучысы Г.Р.Державин шигырьләренең Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис тарафыннан тәрҗемәсе бирелгән.
2017 елның февралендә билгеләнеп үтеләчәк Лаеш районы оешуга 90 ел уңаеннан, район башлыгы урынбасары Илгизә Тимиршина һәм район хакимияте матбугат сәркатибе Рәсим Хаҗиев Татар Янтыгы авыл җирлегендә булдылар.
Тройсын бәйрәме христиан динендә олы бәйрәмнәрнең берсе.Ташкирмән һәм Макаровка авылларында яшәүчеләр өчен әле авыл бәйрәме дә.Гадәттә бу көнне авыл халкы гыйбадәтханәгә һәм “Кала башы” шәһәрлегенә бара.Менә алар шунда күңел ачалар, үз осталыкларын күрсәтәләр.
Ташкирмән мәктәбенең Көмеш балалар фольклор ансамбле чыгышы бәйрәмгә аеруча ямь өстәде.
Бүген Лаеш районына Татарстан Эчке эшләр министры Артем Хохорин эшлекле сәфәр кылды. Ул Лаеш районы буенча Эчке эшләр бүлеге коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте. Әлеге урынга полиция полковнигы Юрий Летучев билгеләнде. Моңа кадәр ул Казан шәһәре буенча Эчке эшләр идарәсенең полиция җитәкчесе урынбасары постында эшләгән. Тәкъдим итү чарасында Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, Башкарма комитет җитәкчесе Михаил Фадеев, район суды рәисе Мәгънәви Гәрәев, район прокуроры урынбасары Дамир Гөбәйдуллин катнашты.
Бүген Советның олы залында Лаеш муниципаль районының X Совет сессиясе узды. Анда 47 депутатның 44 е катнашты. 2015 елда бюджет үтәлеше соравы буенча районның Финанс-бюджет палатасы рәисе Ольга Литвинова чыгыш ясады. Совет рәисе – район башлыгы Михаил Афанасьев авыл җирлеге башлыкларына халык белән бер-береңә зыян китерми генә эшләргә кирәклеге хакында искәртте.
Бүген район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе узды. Советның олы залында хакимият органы , тормышны тәэмин итү хезмәте җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары җыелды. Киңәшмә башында район башлыгы Башкарма комитет җитәкчесе Михаил Фадеевка Россия Гадәттән тыш министрлыгының Татарстандагы Баш идарәсенең дипломын тапшырды. Ә Лаеш балык заводы коллективы Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты кабул итеп алды.
Социаль тернәкләндерүнең заманча ысуллары һәм технологияләре җитәрлек. Без шуның берсе – үзәктә 2016 елның апреленнән кулланылучы “Пертра” уен технологиясе турында сөйләргә телибез. Әлеге комплексның нәтиҗәле эшләвен күп нәрсә күрсәтә: мөмкинлекләре чикләнгән балалар мисалларны чишкәндә хәрәкәт итү, уйлау, игътибарлылык, хәтер, башка балалар белән уен вакытында килешү кебек эшләрне башкарырга өйрәнәләр. “Пертра” уен комплексының детальләре төрлелеге ОВЗ белән чирләүче балалар һәм үсмерләргә тулы диагностика ясарга юл ача.
Казандагы “Акчарлак” бассейнында йөзү буенча Татарстан кубогына ярышлар узды
Кубок ярышларының ачылышы һәм үткәрелүе белән катнашучыларныТатарстан спорт әзерләнеше Үзәгенең җәйге спорт төрләре бүлеге җитәкчесе Елена Скокова котлады: “Бүген безнең ярышлар күп катнашучыларны җыйды. Бу республикада йөзүнең бик популяр киәнлеген күрсәтә. Мин сезгә сәламәтлек, яңа спорт үрләренә менүегезне телим”.
Имәнкискә авылында яңа су башнясы сафка басты, дип хәбәр итә шул авылда яшәүче Рузалия Маликова. Авыл халкы район башлыгы Михаил Афанасьевка һәм Чырпы үзидарэ башлыгы Радик Евдокимовка зур рәхмәтләрен белдерәләр.
Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев “Татмедиа” АҖе генераль директоры Андрей Кузьмин башлап җибәргән “Әти-әниеңне яздыр. Якыннарыңны яздыр” акциясендә катнашты. Моның өчен ул Лаеш шәһәрендәге почта бүлекчәсенә килде.