ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2016 ел
дүшәмбе

12 сеннән 15 майга Биектау районының Бөреле станциясендәге “Костер” республика тернәкләндерү-укыту үзәгендә «Инициатива – 2016» дигән Татарстан укучылар җирле үзидарәсе органнары һәм балалар иҗтимагый оешмалары фестивале булды. 

14 нән 15 майга Балтачта картинг буенча республика ярышлары – «Стандарт» төркеме классында Казан шәһәренең 31 нче ачык шәхси һәм команда чемпионаты узды. Лаеш районын анда “Лидер” картинг-клубы тәкъдим итте (җитәкчеләре Л.Р. Саәфәргалиев һәм В.В. Ватомов). Безнең спортчылар “Стриж” һәм “Минск-125” классында чыгыш ясап, түбәндәге күрсәткечләргә ия булдылар: 

Никольское авылында 29 майда узачак “Каравон” фестиваленә әзерлек эшләре бара. Төзүчеләр авылны төзекләндерәләр, шулай ук брусчатка салалар, чиркәүне ремонтлыйлар, мәдәният йорты мәйданында койманы буйыйлар, сәхнәләрне җыялар, биналарны матурлыйлар. Якшәмбе кич белән Никольское авылына район башлыгы Михаил Афанасьев килде. Ул әзерлек эшләре белән танышты, төзүчеләр белән аралашты һәм кирәкле күрсәтмәләр бирде.

Лаеш районы матбугат хезмәте

Бүген район Советының олы залында Башкарма комитет җитәкчесе Михаил Фадеев рәислеге астында “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе үтте. Башта ул Лаеш районының укыту оешмалары арасында уздырылган җиңел атлетика эстафетасы җиңүчеләрен бүләкләде. 

Бүген Лаеш шәһәренең 2 нче номерлы мәктәбенең 8-11 класс укучылары арасында ВИЧ һәм СПИД профилактикасына багышланган “Тест уздыру буенча яз атналыгы – Үзеңне тикшер” сыйныф сәгате узды. Символы булып “Мумий Тролль” төркеме солисты Илья Лагутенко беренчеләрдән булып асып йөри торган ал тасма булды. Алып баручылар район мәдәният йорты режиссеры Анастасия Пажитнова һәм 8Б классы укучысы Дарина Зиннурова Татарстандагы ВИЧ-инфекция турында таныштырдылар, ә табиб-венеролог Вәсимә Бургатовна Белова тиешле лекция укыды. Ахырда “Равнодушие” биюе белән Диана Кәримова, Азалия Гыйниятова һәм Дарина Туркова чыгыш ясадылар, биюдә кызлар ВИЧ белән авыруга кешеләрнең мөнәсәбәтен күрсәттеләр. Дарина Туркова ВИЧ белән авыручының язмышы турында шигырь сөйләде.

Бөтендөнья СПИДтан үлгән кешеләрне искә алу көнендә Лаеш реабилитация үзәгендә шул исемдә үсмерләр белән очрашу узды. “Без, өлкәннәр, балаларны СПИД белән бәйле проблемалардан арындырырга телибез. 


13
май, 2016 ел
җомга

Бүген Актаныш районы делегациясе безнең районда булып китте. Тәҗрибә уртаклашу максатыннан алар Сокуры авылындагы “Фабрика заготовок” предприяисендә булдылар. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча, мәгариф һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә тукландыру системасы үзәкләштерелергә тиеш.

М.А.Гәрәев исемендәге Габишево авылы мәктәбе “Плимпиада мәктәптә башлана” исеме астындагы физик культура һәм спортны үстерүче иң яхшы мәгариф учреждениесе Бөтенроссия конкурсы республика этабының “Иң яхшы авыл гомумбелем бирү оешмасы” номинациясендә призер булды. Укытучылар коллективы сәламәт яшәү образын формалаштыру һәм спорт, физик чыныгуга уңай мөнәсәбәт тудыру буенча тәҗрибәләрен тәкъдим итте.

Район авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләре киләсе көннәрдә кыр эшләрен тәмамларга уйлый. Механизаторлар бүген ашлык, кукуруз, берьеллык үләннәр һәм азык катншамасы чәчү белән шөгыльләнә. Барысы бергә кырларда 90 нан артык төрле техника эшли: чәчү агрегатлары, катоклар, ярдыручылар һәм башкалар.

Бүген Лаеш районындагы социаль яклау бүлеге һәм аның карамагындагы учреждениеләр “Урман утырту көне” акциясендә актив катнашып, үзләренең оешмалары җирлегендә яшел чырышлар һәм куаклар утырттылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International