“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Каравон” рус фольлоры фестивалендә уздыруга кагылышлы матбугат конференциясе үтте. Бәйрәм хакында, аның нечкәлекләре һәм сюрпризлар хакында Татарстан Мәдәният министрлыгында бүлек җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова, традицион мәдәниятне үстерү бүуенча республика үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова сөйләде. Матбугат конференциясендә Лаеш районын мәдәният бүлеге җитәкчесе Ильнур Гайниев тәкъдим итте.
Исегезгә төшерәбез, “Каравон” 29 майда Лаеш районы Никольское авылында узачак. Анда Татарстан районнары һәм Россия төбәкләреннән фольклор ансабльләре белән халык эшләнмәләре осталары киләчәк. Россия Мәдәният министрлыгы җитәкчелегенең килүе дә көтелә. Бәйрәмнең махсус кунаклары булып Беренче каналдагы “Уйна, гармун” тапшыруы һәм телевидение алып баручысы Анастасия Заволокина тора. 2015 еда фестивальгә 20 меңнән артык тамашачы һәм 170 тән артык төркем катнашкан. 29 майда “Каравонда” Гиннес рекордлар Китабы вәкилләре катнашында иң зур биюче һәм җырлаучы әйлән-бәйлән оештыру планлаштырыла.
Лаеш районы матбугат хезмәте
Комлы Кавәл авылы мәктәбе делегатлары “Феникс” иҗади һәм гражданнарның инициативасына ярдәм итү Үзәге белән Татарстан Фәннәр академиясенең экология проблемалары һәм табигать казылмалары Институты сусаклагычлары зонасы елы кысаларында оештырган “Чиста ярлар” экологик-яңарту акциясендә катнашты. Укучылар арасында гражданлык саклануны пропагандалау, ГТО нормативларын үтәүне яхшырту максатыннан мкәтәптә Балаларны яклау көненә багышланган хәрби-спорт эстафетасы узды.
22 майда Казанда ХV “Мини мисс Татарстан – 2016” республика балалар матурлык һәм талантлар конкурсы узды. Анда бәйрәмне, Мәскәүнең билгеле алып баручысы Тимур Ришар белән бергә, “Созвездие-Йолдызлык – 2016” җиңүчесе конферансье Алиҗан Абдуләхәт ( Олы Кабан клубы) тә алып барды. Әлеге миссяине ул үтәде һәм конкурс оештыручыларының ышанычын тулысынча аклады.
“Каравон” рус фольклоры фестивале 29 майда сәгать 10 да Никольское авылында узачак. 30 ел элек үткәрелә башлаган бәйрәм республикада һәм аннан читтә дә зур популярлык казана. Шушы еллар эчендә аның дәрәҗәсе бермә-бер артты, район масштабыннан халыкара фестивальгә әверелде. “Каравон” – Лаеш районының мәдәни бренды.
Бүген Лаеш районында Австрия-Россия дуслыгы җәмгыяте генераль секретаре Флориан Стерманн җитәкчелегендәге Австрия делегациясе Лаеш районында булдылар. Алар җирле мәдәният, гореф-гадәтләр һәм традицияләр белән кызыксындылар. Исегезгә төшерәбез, күптән түгел генә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Австриягә барган иде, анда Казан белән Вена арасындагы хезмәттәшлек турында килешүләр төзелде
Россия ЮХИДИ хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Рифкат Миңнеханов Кече Елга авылыннан Равилә Вәлиуллинага Дәүләтавтоинспециясенең 80 еллыгы хөрмәтеннән уздырылган ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм аның гаилә әгъзалары арасында әдәби иҗат республика смотрындагы “Әдәби сүз” номинациясендә 1 урынны яулаган өчен диплом тапшырды. Равилә Багаутдиновна – Россия ЮХИДИсенең Лаеш буенча бүлек җитәкчесе Ильдар Вәлиуллинның әнисе.
Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев бүген “Татмедиа” АҖе составына кергән “Кама ягы” газетасы хезмәткәрләре белән очрашты. Татарстан матбугаты көне уңаеннан ул аларны чәй табынына чакырды, анда район журналистлары эшчәнлегенә кагылышлы сорауларны сөйләштеләр. Михаил Афанасьев газета хезмәткәрләрен, шулай ук барлык матбугат һәм полиграфия хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, иҗади уңышлар һәм авыр эшләрендә бетмәс энергеия теләде.
Лаеш шәһәре балалар китапханәсе хезмәткәрләре №1 гимназиянең 4 “а” сыйныфы укучылары өчен Л.Ф.Баумның тууына 160 ел тулу уңаеннан “Оз иленнән гаҗәеп Тылсымчы” дигән күргзәмә-карау оештырдылар. Әлеге виртуаль күргәзмәдән балалар билгеле Америка язучысы Баум Лаймен Фрэнкның биографиясен белделәр, нәкъ менә ул Оз исемле гаҗәеп илне уйлап чыгарган. Ул әкиятләре әллә ничә телгә тәрҗемә ителгән дөньякүләм танылган балалар әдәбияты классигы. Ул барыбыз да яратып укыган персонажларны уйлап чыгаручы: Гаҗәеп Тылсымчы, Озма, Куркытучы, Тимер Агач кисүче һәм гаҗәеп ил – Оз. Балаларга “Оз иле” китаплар сериясенә кергән барлык китапларны да күрсәттеләр.
Сокуры авылы мәктәбендәге “Эзләү” түгәрәге һәм мәктәп мини-музее җитәкчесе Вера Евдокимова белән 7-8 сыйныф укучылары “Алтын көз” халыкка социаль ярдәм күрсәтү буенча Комплекс үзәгендә тәрбияләнүчеләрне патриотик тәрбия мәсьәләләрен хәл итү өчен кунакка чакырдылар.
17 майда Г.Р.Державин исемендәге Лаеш крае музеенда музейлар көненә багышланган чара узды. “Монда минем илемнең башлангычы” район конкурсында беренче урынны 6 сыйныф укучысы Л.Моисеева (җитәкчесе – тарих укытучысы В.Л.Блохина) һәм 7 сыйныф укучысы Л.Никитина яулады (җитәкчесе – рус теле һәм әдәбияты укытучысы Е.Н.Хәлиуллина).