Халыкара музейлар көнен уңаеннан Г.Р.Державин исемендәге Лаеш крае музеенда “Монда минем илемнең башлангычы” дигән район конкурсы катнашучыларын тәбрикләү чарасы узды. Конкурста район мкәтәпләреннән 79 укучы катнашты. Алар иҗади эзләнүләрен, эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр.
Гаилә гади генә түгел, ул бер фатирда бергә тору, кунакларга йөрү генә түгел... Гаилә – ул бер-береңне ничек бар, шулай кабул итү, гаугасыз гына җаваплы карарларга килү, җаваплылык, авыр вакытларда бер-береңә терәк булу. “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекс үзәге карамагында 31 гаилә тора. Аларның күбесе “алтын туйларын” билгеләп үтте. Әлеге гаиләләрдә бер-береңә карата хөрмәт, аңлау, мәхәббәт һәм ярдәмләшү хөкем сөрә.
Монда ул “Таткабель” заводында Россиядә бер генә булган 500 кВ ка кадәр егәрлекле тәҗрибә станциясен ачу тантанасында катнашты. Предприятие “ИНВЭНТ” компанияләр төркеме составында эшли, ул Столбище авылында урнашкан. Моңа кадәр Татарстан Президенты, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев белән җитештерү процесслары белән танышты һәм эшчеләр белән аралашып алды. Бу вакытта бизнес, федераль һәм республика министрлыклары вәкилләре өчен “Таткабель” заводы буйлап экускурсия оештырылган иде.
Державино мәктәбендә барлык сыйныфларда да Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Лаеш районындагы ГИМС идарәсе инспекторы В.А.Трифонов “Җәйге чорда суда үзеңне куркынычсыз тоту чаралары” темасына әҗгәмә оештырды. Тиздән җәй җитә һәм балаларның конегандагы куркынычсызлыгы әти-әниләрнең һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең төп бурычларының берсе булачак. Уяу һәм игътибарлы булыгыз!
12 сеннән 15 майга Биектау районының Бөреле станциясендәге “Костер” республика тернәкләндерү-укыту үзәгендә «Инициатива – 2016» дигән Татарстан укучылар җирле үзидарәсе органнары һәм балалар иҗтимагый оешмалары фестивале булды.
14 нән 15 майга Балтачта картинг буенча республика ярышлары – «Стандарт» төркеме классында Казан шәһәренең 31 нче ачык шәхси һәм команда чемпионаты узды. Лаеш районын анда “Лидер” картинг-клубы тәкъдим итте (җитәкчеләре Л.Р. Саәфәргалиев һәм В.В. Ватомов). Безнең спортчылар “Стриж” һәм “Минск-125” классында чыгыш ясап, түбәндәге күрсәткечләргә ия булдылар:
Никольское авылында 29 майда узачак “Каравон” фестиваленә әзерлек эшләре бара. Төзүчеләр авылны төзекләндерәләр, шулай ук брусчатка салалар, чиркәүне ремонтлыйлар, мәдәният йорты мәйданында койманы буйыйлар, сәхнәләрне җыялар, биналарны матурлыйлар. Якшәмбе кич белән Никольское авылына район башлыгы Михаил Афанасьев килде. Ул әзерлек эшләре белән танышты, төзүчеләр белән аралашты һәм кирәкле күрсәтмәләр бирде.
Лаеш районы матбугат хезмәте
Бүген район Советының олы залында Башкарма комитет җитәкчесе Михаил Фадеев рәислеге астында “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе үтте. Башта ул Лаеш районының укыту оешмалары арасында уздырылган җиңел атлетика эстафетасы җиңүчеләрен бүләкләде.
Бүген Лаеш шәһәренең 2 нче номерлы мәктәбенең 8-11 класс укучылары арасында ВИЧ һәм СПИД профилактикасына багышланган “Тест уздыру буенча яз атналыгы – Үзеңне тикшер” сыйныф сәгате узды. Символы булып “Мумий Тролль” төркеме солисты Илья Лагутенко беренчеләрдән булып асып йөри торган ал тасма булды. Алып баручылар район мәдәният йорты режиссеры Анастасия Пажитнова һәм 8Б классы укучысы Дарина Зиннурова Татарстандагы ВИЧ-инфекция турында таныштырдылар, ә табиб-венеролог Вәсимә Бургатовна Белова тиешле лекция укыды. Ахырда “Равнодушие” биюе белән Диана Кәримова, Азалия Гыйниятова һәм Дарина Туркова чыгыш ясадылар, биюдә кызлар ВИЧ белән авыруга кешеләрнең мөнәсәбәтен күрсәттеләр. Дарина Туркова ВИЧ белән авыручының язмышы турында шигырь сөйләде.
Бөтендөнья СПИДтан үлгән кешеләрне искә алу көнендә Лаеш реабилитация үзәгендә шул исемдә үсмерләр белән очрашу узды. “Без, өлкәннәр, балаларны СПИД белән бәйле проблемалардан арындырырга телибез.