ЯҢАЛЫКЛАР


27
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

Лаеш шәһәренең район мәдәният йортында яңа ел “Эшлекле дүшәмбесе” булды. Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев җитәкчеләрне һәм коллегаларын якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Ул узган елның район өчен уңышлы булуын һәм Лаеш шәһәренең 460 һәм Лаеш районы оешуның 90 еллыгына багышланган юбилей чаралары аркасында үзенчәлекле икәнен билгеләде.

Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Лаешның 2 нче мәктәбе мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен А.Н.Толстой тууга 135 ел тулуга багышланган «Скажите, как его зовут…» әдәби-уен программасы үткәрделәр. Чара кысаларында балалар язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар. Алар белән «Золотой ключик или приключения Буратино» повесть-әкияте буенча әдәби викторина үткәрелде. Балалар шулай ук түбәндәге конкурсларда да бик теләп катнаштылар: «Турнир знатоков», «Узнай героя», «Мастерская папы Карло», «Для самых внимательных читателей», «Куча мала» һәм башкалар. Алар бик күп уңай тәэсирләр алдылар.

Бүген Лаеш шәһәренең район мәдәният йорты базасында “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре белән берлектә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен яңа ел тамашасы үткәрделәр. Әлеге чара барышында балаларга “Морозко” әкиятенең зур балмаган тамашасы күрсәтелде.

26 декабрьдә Кече Елга авылында Татарстан Республикасы җыр һәм бию ансамбле концерты булды. Авылда яшәүчеләр шулай итеп капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ачылуны билгеләп үттеләр. Монда шулай ук репертуарында 30 дан артык спектакль булган халык театры да урнашкан

26 декабрьдә Лаеш шәһәрендә үзәк чыршыны ачу булды. Тантаналы чарада Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин катнашты. Алар лаешлыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар, аннан соң бүләкләр тапшырдылар: Анатолий Фомин үзләрен яхшы яктан күрсәткәннәргә оешма грамоталарын, ә Михаил Афанасьев – районның предприятие территорияләрен һәм шәхси йорт хуҗалыкларын яңа елга бизәү конкурсында җиңүчеләргә.


26
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеена килгәндә мәктәп укучыларына кышкы каникулда Лаеш ягы тарихы турында белү мөмкинлеге генә түгел, «Путешествие во времени» уен программасында катнашу мөмкинлегедә бирелә. Бүген “сәяхәтчеләр” Лаешның 3 мәктәбе укучылары булды.


25
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

Казан шәһәренең “Ракета” стадионында тимераякта узышу спорты буенча “Олимпия өметләре” турниры булды. Анда Саратов, Ульяновск, Чабаксар, Новочебоксарск, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Кайбыч районы и Казаннан 158 спортчы катнашты.

Десантчы сугышчыларның үзәкнең инвалид балаларын котлавы яхшы гадәткә әйләнә. Быел һава гаскәрләре ветераннары музыкаль чыгышлар, үзе дә җанланган әкиятне хәтерләтүче яңа ел торты һәм, әлбәттә, һәр балага яңа ел бүләге әзерләгәннәр.

22-23 декабрьдә Ижевск шәһәрендә ирекле көрәш буенча СССР спорт мастеры Никита Плетнев истәлегенә багышланган бөтенроссия турниры булды.


22
декабрь, 2017 ел
җомга

Пенсия фонды укучы яшьләр арасында пенсия грамоталылыгын күтәрү кампаниясен дәвам итә. 2017 елның 21 декабрендә Пенсия фонды идарәсе начальнигы Ирина Алешина Рождествено һәм Атабай мәктәпләренең югары сыйныф укучылары өчен тематик дәресләр үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International