Татарстан Республикасы Президенты Указы белән җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген үстерүдәге хезмәтләре һәм Лаеш муниципаль районының социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүе өчен Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнде.
21 декабрьдә, яңа ел могҗизалары көткәндә, Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда мәктәп укучылары өчен әкият һәм могҗизалар дөньясына ишекләр ачылды.
Бу программа мәктәп программасы кысаларында йөзергә мәҗбүри өйрәтүне күздә тота.
Бүген ТР Дәүләт Советы каршындагы мәйданда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР муниципаль учреждениеләре һәм җирлекләре җитәкчеләренә яңа эш автомобильләре һәм автобуслары ачкычлары тапшырды. Барлыгы 93 Chevrolet Niva автомобиле һәм 7 Ford Transit автобусы (Казанга һәм Яр Чаллыга) тапшырылды.
Район башлыгы Михаил Афанасьев авыл җирлекләрен йөреп чыкты. Башта ул 25 Октябрь исемендәге поселокта булды. Монда 2018 елда яңа клуб төзү планлаштырыла. Михаил Афанасьев аны урнаштыру мөмкин булган территорияләрне һәм мәдәният йортының иске бинасын карады.
Балалар йортында тәрбияләнүчеләрне “Казан Кремле” музей-тыюлыгының Татарстанның табигый тарихы музеенда урнашкан «Естественно, наука!» лабораториясе «Секретная лаборатория Деда Мороза» программасы белән беренчеләрдән булып котлады.
20 декабрьдә район Советының зур залында район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә ике Комиссия – террорчылыкка каршы көрәш һәм коррупциягә каршы көрәш комиссияләре утырышы булды. Анда район прокуроры Дмитрий Белянин, РФ ЭЭМның Лаеш районы бүлеге начальнигы Юрий Летучев, Комиссияләр әгъзалары, оешма һәм учреждениеләр җитәкчеләре катнашты.
Яңа ел алдыннан “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль тармак ветераннары очрашуы булды. Барысына да сәламләү сүзе һәм яхшы теләкләр белән Лаеш муниципаль районында социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Сюнина мөрәҗәгать итте.
Рождествено авылы китапханәсендә китап күргәзмәсе – “Яңа ел калейдоскобы” сюрпризы оештырылган, анда яңа ел тематикасына китаплар, кышкы әкиятләр һәм мәгҗизалы әкиятләр тәкъдим ителә.
Татарстанда финанс грамоталылыгы буенча иң яхшы дәрескә конкурста җиңүчеләрне билгеләделәр.