ЯҢАЛЫКЛАР


24
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Лаеш муниципаль районының “Алтын көз“ халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәге базасында МСРКның чираттагы утырышы булды. Утырышта профилактика системасы хезмәтләре, ОСПСиД белгечләре – участоклар кураторлары катнашты, алар вемомствоара исәптә торучы  гаиләләр турында сөйләделәр. 

Район башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин Лаеш районының Имәнкискә авылында яшәүче 100 яшьлек Вильдан Гарипов янында булдылар. Шуны әйтергә кирәк, ул Лаеш районында яшәүче йөз яшьтән узган бердәнбер кеше. 

Лаеш муниципаль районының Лаеш шәһәре яңа өйләнешүче Владимир һәм Аленаны оригиналь ысул белән котлады. Шәһәргә кергәндә экранда яшьләрне никахлашу көне белән котлау каршы алды.


21
октябрь, 2016 ел
җомга

Өлкән яшьтәге кешеләр интернет-чыганаклардан ерак торалар. Алдакчылар үз уеннарын танышу һәм виртуаль акчалар белән махинацияләр ясау белән генә чикләнмиләр. Алар реаль тормышта яшиләр һәм ышанучан яклаучысыз картларга күп начарлыклар эшлиләр. Өйләренә хәйрияче битлеге астында килеп, аларның соңгы акчаларын тартып алалар.
 

20 октябрьдә Державино авылында Сабантуй бәйрәме үткәрелә торган урынны төзекләндерү буенча чара оештырылды. Анда авылның бар учреждениеләре: башкарма комитет, мәктәп, авыл мәдәният йорты, китапханә, балалар бакчасы, социаль яклау хезмәткәрләре һәм хәтта мәчеткә йөрүчеләр дә катнашты. Территориядә каен һәм чыршы үсентеләре утыртылды. 


20
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Үзәк китапханәдә студентлар һәм китап сөючеләр өчен Антонина Григорьевна Андронованың Җиңүнең 70 еллыгына һәм тыл хезмәтчәннәренә багышланган яңа «Тайны бытия» китабын тәкъдир итү булды. 
 

19 октябрьдә Лаеш районы мәдҗәният йортында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов концерты булды. Чарада тормыш иптәше белән район башлыгы Михаил Афанасьев катнашты. Ул артистка барлык Лаеш районы кешеләре исеменнән иҗаты һәм лаешлылар өчен бәйрәм ясавы өчен рәхмәт белдерде.
Исегезгә төшерәбез, бүген, 20 октябрьдә, Салават Фәтхетдинов концерты Габишевоның мәдәни-спорт үзәгендә була. Башлана: 19 сәгатьтә. 
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте  

“Әкият“ курчак театрында китап укучы гаиләләр арасында «В сказке вера в дружбу и мир живет» республика конкурс-фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Столбищедан Никифоровлар гаиләсе котлаулар кабул итте. Катнашучылар күрсәтү өчен теләсә нинди милләт әкиятен әзерләргә тиеш булган. Бу – конкурсның мәҗбүри шарты. Бүләкләү тантанасында Никифоровларга кыйммәтле бүләк һәм Диплом тапшырдылар, “Туган авылым“ ресторанына бәйрәм ашына чакырдылар, барысы бергә Казан буйлап экскурсиягә чыктылар. Бүген ышанып әйтергә була, мондый чаралар гаиләдә китап уку традицияләрен яңартуга, шулай ук китапханәләрнең абруе күтәрелүгә этәрә.      

“Хуҗабикә“ клубы кысаларында Татар Сараланы авылы китапханәсе һәм авыл клубы хезмәткәрләре “Җәйге мәшәкатьләр, көзге табыннар“ темасына уңыш бәйрәме үткәрделәр. Китапханәдә алдан ук шул исемдәге китап күргәзмәсе һәм өйдә әзерләнгән әйберләр күргәзмәсе оештырылган иде. Чара барышында һәр хуҗабикә үзенең консервацияләү рецептлары һәм серләре белән уртаклашты. Бәйрәм барышында анда катнашучыларның үзләре язган шигырьләре һәм яраткан җырлары яңгырады. Чара йорт сыйларыннан әзерләнгән табын артында дәвам итте.

«Русский язык на 2016-2020 годы» федераль максатчан программа чараларын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә Россия Федерациясе республикаларының дәүләт телләре буенча мәктәп укучылары һәм студентларның бөтенроссия олимпиадасының төбәк турын үткәрде. Олимпиадада урта гомуми һәм югары белем бирүнең төп гомумбелем бирү  программасын гамәлгә ашыручы дәүләт, муниципаль белем бирү оешмаларының  10-11 сыйныфларда укучы 485 укучысы һәм 42 студенты катнашты. Әлеге олимпиада йомгаклары буенча ПРИЗЕРЛАР итеп табылдылар:


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International